Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутат гражданнарны кабул итте

26 ноябрьдә Яңа Чишмәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте.


Айрат Хәйруллин дүрт Яңа Чишмә кешесе белән очрашты инде, аларның өчесе депутатка үтенеч белән мөрәҗәгать итте.  Мәсәлән, Ленино урта мәктәбе директоры Владимир Валасеев мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын яңадан карауны, аерым алганда, 30 елдан артык хезмәт иткән мәктәп җиһазларын алыштыруны да сорады.
Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов Яңа Чишмә мәчете каршында мәдрәсә төзү өчен финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итте.
Конфиденциаль үтенеч белән Айрат Хәйруллинга Фәрит Шарапов мөрәҗәгать итте.
Депутат тарафыннан барлык сораулар да контрольгә алынды, ул аңарга бәйле булганның барысын да уңай хәл итәргә ышандырды.
Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева кабул итүдән файдаланып, депутатка район халкына даими матди ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев