Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш урынында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салмау Яңа Чишмә түрәләренә ниләр белән яный

Район башлыгы Вячеслав Козловның коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева хезмәт активлыгы киңәшмәсендә катнашучыларга бу хакта искәрткән.

«Мәнфәгатьләр конфликты - дуслык, гаилә яки башка мәнфәгатьләр кешене үз вазыйфаларына каршы эш итәргә мәҗбүр иткәндә килеп чыга. Норматив актларда билгеләнгән процедураларны төгәл үтәргә кирәк. Бюджет оешмасы директоры, муниципаль хезмәткәр эш бирүчегә мәнфәгатьләр конфликты турында хәбәр итәргә һәм әлеге конфликтны җайга салу буенча барлык чараларны да күрергә тиеш. Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуда чаралар күрелмәү, ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат ителү белән яный»,- ди Ирина Лобачева.

Ул билгеләп үткәнчә, мәнфәгатьләр конфликты хезмәткәр тарафыннан «самоотвод» яки «отвод» ясау белән кисәтелә (яки хәл ителә). Моннан тыш, хезмәткәрне башка вазыйфага күчерергә яки эштән алырга мөмкиннәр. Әгәр җитәкчелек мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килүе турында белсә, ул аны бетерү өчен барлык чараларны да күрергә тиеш. Әгәр мәнфәгатьләр конфликты килеп чыккан һәм хезмәткәр аны бетерү буенча берни дә эшләмәгән икән ул, ышанычны югалту сәбәпле, эштән азат ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X