Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш нәтиҗәле булсын

Хокук бозулар профилактикасы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктларының (ОПОП) эше, лагерьларда балаларга имин ял өчен шартлар тудыру һәм каникул чорында балаларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре карап тикшерелде.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов алып барды.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы буенча эшләр турында ЭЭБ начальнигы урынбасары Григорий Шишкин мәгълүмат бирде. Хәзергесе вакытта балигъ булмаган балалары булган уңышсыз гаиләләрдә профилактик эш белән шөгыльләнүче белгеч - ПДН өлкән инспекторы Татьяна Киселева бар, гаиләләр даими күзәтү астына алынган. Ел дәвамында инспектор тарафыннан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәктәп яны лагерьларында 80 чыгыш һәм әңгәмә уздырылган.
Ринат Фәсахов, район үзәгендә ОПОП эшен яңартырга, ирекле халык дружиналары эшен җанландырырга һәм яхшыртырга кирәк, диде.
Җәйге лагерьларда балаларга ял итү өчен шартлар тудыру турында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева сөйләде.
"Факел" сәламәтләндерү лагерында бөтен территория тотып алынган, алты видеокамера урнаштырылган, төнгелеккә сак куелган, пропуск режимы кертелгән. Лагерь хезмәткәрләре һәм балалар янгын куркынычсызлыгы буенча тиешле инструктаж үткәннәр. Шулай ук балаларны "Жемчужина" бассейнында йөзәргә өйрәтү буенча тиешле план төзелгән, инструкторлар хәзерләнгән.
Утырышта шулай ук җәйге каникул чорында мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды, эшләргә теләүче үсмерләр аз түгел һәм аларның барысы да эшкә урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев