Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Георгий атакай:“Мин кешеләргә файда китерүемә шатмын“

Вознесения Господня чиркәве башлыгы Георгий атакайга (Кузьминов Юрий Николаевич) Яңа Чишмә районының Почетлы гражданины исеме бирелгән, - әлеге карар район Советы утырышында кабул ителгән һәм 2 номерлы таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, районда беренче номерлы Почетлы гражданин исеме Акбүре авылында туып үскән, инде мәрхүм булган Әнвәр Мәхмүт улы Залаковка бирелгән иде.
Георгий атакай 21 ел район халкы иминлеге өчен хезмәт куя. Аның Архангел Бистәсендә Вознесения Господня чиркәвендә 1996 елның сентябрендә өлкән поп булып эшли башлаган беренче көненнән башлап бүгенге көнгәчә халык чиркәүгә теләп йөри. Православие динендәге байтак кешеләр өчен нәкъ менә Георгий атакай беренче дини остаз булган, шуңа да алар аңа бик рәхмәтле. Шатлыкта да, кайгыда да (никах уку, чукындыру, җеназа уку) кеше чиркәүгә юл ала. Георгий атакай беркайчан баш тартмый, Архангел Бистәсендә генә түгел, Ленино һәм Екатерина Бистәсе чиркәүләрендә дә хезмәтләр үткәрә. Мәхәллә кешеләренә бик игътибарлы, кешенең нинди диндә булуына карамастан, дин юлындамы ул, яисә юкмы, ул һәр кешегә аталарча мәрхәмәтле һәм ихтирамлы. Архангел Бистәсендә җәмәгатьчелек Советы әгъзасы буларак, ул социаль - куркыныч хәлдә булган кешеләргә күп ярдәм күрсәтә.
Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк Георгий атакайның чиркәүне яңадан торгызуда керткән өлеше турында менә ниләр сөйләде:
- Төзелештә аның һөнәри осталыгы (ул анда 27 ел эшләгән) чиркәүне яңадан торгызу эшендә бик ярады. Шушы еллар эчендә, аның башлангычында, чиркәү тирәли фундамент сала, газ җиһазы урнаштыра, паркет җәя, тәрәзәләрне алмаштыра алдык. Чиркәүдә өч матур иконостас урнаштырылды, диварларга реставрация ясалды һәм бизәкләр төшерелде. Байтак эш эшләнде, монда ярдәм күрсәткән иганәчеләрнең барысына да һәм мәхәллә кешеләренә Георгий атакай бик рәхмәтле.
- Ходай Тәгаләнең безгә ирек (ышану яки ышанмау ирке) бирүен без һәрчак истә тотачакбыз һәм безнең ирекне берни белән дә бәйләми һәм мәҗбүриләми. Ходай Тәгалә безнең аңа үзебез мөрәҗәгать иткәнне көтә. Әгәр дә кеше өчен берәр изге кеше ялварып дога кыла, тик кеше үзе Ходайдан сорамый икән (аңа ачылмый икән), бу очракта изгеләрнең догалары файдасыз, - дип сөйли Георгий атакай. - Һәм мин булдыра алганча, барлык кешеләр иминлеге өчен хезмәт куюымны дәвам итәргә телим, бигрәк тә яшьләрнең ныгып та бетмәгән акылларын начар йогынтылардан (гамәлләрдән) саклауда.
Яңа Чишмә районының Почетлы гражданины булуы турындагы яңалык Георгий атакай өчен көтелмәгән нәрсә була. Әмма шундый ышаныч күрсәтүләре өчен ул җирле һәм район властенә, әлбәттә инде, район халкына ихластан рәхмәтле.
- Кешеләргә файда китерүемә мин бик шат, - диде ул, һәм тыйнак кына, шулай да безнең һәрберебезгә Ходай Тәгалә үз бәясен бирәчәк, диде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев