Геройның сеңелесе белән очрашу
Май бәйрәмнәре алдыннан без Өргәнчә авылында туып үскән, сугышта һәлак булган комбат – артиллерист Алексей Максимович Осиповның сеңелесе Валентина Максимовна Поликарпова янында булдык, аңа хәзер 78 нче яшь, - дип язган редакциягә Зирекле музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
Осиповлар гаиләсе – Өргәнчә авылының төп халкы. Гаилә башлыгы Максим Ефимович (1895-1945) үзлегеннән өйрәнгән ветеринар булган, аны хезмәт армиясенә алганнан соң, Ерак Көнчыгышта атлар караган һәм дәвалаган. Әнисе, Матрена Петровна колхозда эшләгән. Гаиләдә 8 бала туган, Алексей (1920 елгы) икенче бала була.
Сугышта ул өлкән лейтенант званиесендә артиллерия батареясы белән командалык иткән. Геройлык күрсәткәне өчен Кызыл Йолдыз ордены, Днепр елгасы аша чыккан өчен – Александр Невский ордены белән бүләкләнгән. Молдавия җирендә Кайнары станциясе янында снаряд кыйпылчыгыннан якташыбызның гомере өзелә. Алексей Осипов командирлары тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән була, әмма үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Әлеге герой турында 2010 елда “ЯЧХ“ да материал басылып чыккан иде.
... Менә дигән әңгәмәдәшче Валентина Максимовна белән утырып, һәлак булган ир туганының документлары, бүләкләү кәгазьләре, фотографияләре белән танышабыз, аның каберен эзләгәндә язган хатлары һәм алган җавапларын укыйбыз. Ул максатына ирешә.
1982 елда абыйсының каберендә була. Алексей Максимович 1944 елның 23 августында һәлак булган һәм Каушан районының Опачи авылында (Молдавия) туганнар каберлегендә җирләнгән.
Валентина Максимовнаның өендә дә, верандасында да Пушкин, Лерментов, Александр Проханов, Горький китаплары, Александр Прохановның һәм Россия мәдәният министры Владимир Мединскийның автографлары белән китаплары, Сталин, Хрущев, XХ партсъезд һ.б. турындагы чит ил авторларының китаплары байтак.
Минем янымда бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә балалар укыткан, 45 еллык педагогик стажы булган рус теле һәм әдәбияты укытучысы утырды. Ул “Халык мәгарифе отличнигы“, “Хезмәт ветераны“ исемнәрен горур йөртә.
Безнең Валентина Максимовна белән икенче очрашуыбыз инде Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда узар дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев