Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәерле сәгатьтә, хәерле юлга!

28 июньдә Яңа Чишмәдә 11 сыйныфны тәмамлаган 53 укучы өчен район күләмендә чыгарылыш балы булып узды.

"Хушлашу кичәсе, чәчәкләр, теләкләр..."
Бик матур киенгән чыгарылыш сыйныфы укучылары бал үткәрелгән район мәдәният йортына агылды, Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары барын да уздырды, алар купшы, ак лимузинга утырып килделәр. Тантана РМЙ-ның бәйрәмчә бизәлгән ишек төбендә үк башланып, гадәти булмаган форматта үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын, танылган кино йолдызлары кебек, "кызыл келәм" янына җыйдылар, ә яшьләр лидеры Евгения Янова интервью сыйфатында сораштыру үткәрде. Балалар мәктәп еллары, имтиханнар, чыгарылыш балына хәзерлек, булачак һөнәрләре турындагы сорауларга җавап бирделәр, сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга да сораулар бирелде. Шаяртулы сораулар да, җаваплары да шундыйрак булды. Кунакларның һәммәсе ишетерлек булсын өчен интервью тавыш колонкалары аша җиткерелде. Кунаклар да байтак иде: кичәгә укучыларның әти-әниләре, дуслары, ир һәм кыз туганнары, әби-бабайлары да килгән иде.
РМЙ-на "кызыл келәмнән" атлап керү хокукы чиратлап һәр укучыга бирелде. Тантаналы рәвештә шул сукмактан үтүгә һәрберсен исемләп, атап чакырдылар, тылсымлы келәмнән барганда изге теләкләрен теләргә тәкъдим ителде. Гадәти булмаган формат чыгарылыш сыйныф укучыларының район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белән берлектә үткәрелгән пресс-конференциядә дә дәвам итте.Әңгәмә сорау-җавап формасында һөнәри юнәлеш төсмерендә узды. Вячеслав Козлов вузларда һәм техникумнарда белем алуга максатчан юллама, районның нинди кадрларга кытлык кичерүе, районның төрле тармакларындагы хезмәт хакы, яшь белгечләргә ташламалар, яшьләр өчен республика программалары, тормыш юлын дөрес сайлау мөһимлеге турында сөйләде. Ринат Фәсахов җәмгыятьтә абруй казану, үз өлкәңдә грамоталы белгеч булу өчен үз һөнәреңне яратуның мөһимлеге турында сөйләде. Әлбәттә, алар кирәкле киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен һәм теләкләрен дә ирештерделәр. Укучылар алардан үзләренең чыгарылыш кичәләре турында сораштылар, Вячеслав Михайлович белән Ринат Рифгат улы бик рәхәтләнеп ул заманнарны искә алдылар. Дустанә аралашуда шаярту, көлешүгә дә урын бирелде.
"Түгәрәк өстәл" янында файдалы әңгәмә бик җылы һәм ышанычлы атмосферада үтте, анда катнашучылар таралышырга ашыкмадылар. Егет-кызлар белән сөйләшү дә башка төрле - зурлар, җитди кешеләр белән сөйләшкән күк узды - бу балалар өчен бик мөһим иде.
Бәйрәм РМЙның тамаша залында дәвам итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Алар вальс биеделәр, БСМ дә тәрбияләнүчеләр, "Родничок" вокаль ансамбле чыгышы да ямь өстенә ямь булды. Гимназия тәмамлаучыларның әниләре сюрприз әзерләгәннәр. Алар чыгарылыш балына әзерләнү турында көлкеле ролик төшергәннәр һәм "На лабутенах и восхитительных штанах" җырына кушылып биеделәр дә. Әниләр бар да яшь, яңа мәктәп тәмамлаучылар диярсең: сюрпризлары да бик уңышлы чыкты. Тантана сәбәпчеләрен район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан чыгарылыш сыйныф укучыларына юлланган мөрәҗәгатьне Казан кунагы, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерүнең төбәк Фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин укыды. Аннан сәхнә түренә укуда күрсәткән уңышлары өчен медальгә ия булучы мәктәп тәмамлаучы җиде укучыны һәм аларның ата-аналарын чакырдылар. Алар Вячеслав Козлов һәм Рамил Гайзатуллиннар кулыннан кызыл аттестатлар, рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре, балалар һәм әти-әниләр бүләкләр алдылар. Черемухово, Ленино, Шахмай мәктәпләре, Зирекле лицее, гимназия һәм Яңа Чишмә урта мәктәбен тәмамлаучыларга Вячеслав Козлов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев зәңгәр аттестатлар тапшырдылар.
РҮХ баш табибы Рәфис Вафин "халык сәламәтлеген саклауда ата-ана традициясен дәвам итүе өчен" Яңа Чишмә РҮХ исеменнән Зирекле лицеен тәмамлаучы чыгарылыш укучысына Рәхмәт хаты тапшырды. Спорттагы уңышлары өчен 4 укучыга Яшьләр бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды (уку алдынгыларының һәм спортчыларның фамилияләре газетабызның киләсе саннарында). ГТО буенча алтын значок иясе Илнур Җамалетдинов та районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Районның мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен ике чыгарылыш укучысы һәм Яшь гвардия чараларында катнашкан тагын ике укучы да бүләккә тиенделәр. Укытучылар исеменнән сыйныф җитәкчесе Светлана Феоктистова, ата-аналар исеменнән - район башкарма комитет җитәкчесе, чыгарылыш укучысының әтисе Ринат Фәсахов үгет-нәсихәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Яңа Чишмә мәктәбе укучысы Наталья Романова һәм башка укучылар педагогларга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хисләрен алар иҗади номерларга: шигырьләргә, җырларга, биюләргә дә салганнар. Аларның йомгаклау чыгышы - "Ак сирень" җырын башкару һәм фейрверклар белән шапылдавыклар шартлату иде.
Чыгарылыш укучыларын бергәләп фотога төшү һәм алдагы фотосессияләр өчен клуб болдырына чакырдылар. Аннары тантаналы рәвештә, акрын гына хәрәкәт итүче лимузин белән, кулларына шарлар тоткан укучылар чыгарылыш кичәсе һәм Яшьләр көне хөрмәтенә әзерләнгән бәйрәм - концерт программасына мәдәният һәм ял паркына юл тоттылар.
Чыгарылыш кичәсеннән - Яшьләр көненә
Анда аларны районның Яшьләр бүлеге тарафыннан чакырылган Яр Чаллыдан һәм Түбән Камадан килгән артистлар каршы алды. Монда төрле уеннар, конкурслар оештырылган иде. Тамашачыларны җәлеп иткән күңелле конферанс, музыкаль торбада һәм флейтада уйнау, популяр эстрада җырларын башкаручылар, флэш-моб, маскалар һәм костюмнар киеп "венециан" биюләр, "рус чибәрләре"нең "аю" белән биюләре - болар бар да яшьләргә һәм төрле яшьтәге яңачишмәлеләргә дәрт өстәде. Кемдер концерт карады, кемдер паркта йөрде, кемдер туңдырма белән сыйланды, балалар исә балалар мәйданчыгында мәш килде - һәркайсы үзе теләгән шөгыльне тапты. Бик тә күңелле иде, көн дә бик матур булды - җәйге тыныч, аяз кич. Бәйрәмдә чыгарылыш укучылары - яшьләр җәмәгать оешмалары активистлары һәм аларның әйдаманы Евгения Янова яшьләр эшләре бүлегеннән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр. Яшьләр көне бәйрәм дискотекасы белән төгәлләнде.
Калган фоторәсемнәрне безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев