Яңа Чишмә районында алкоголь сату арта
Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр итә
Районда алкогольле продукцияне 38 сәүдә объектында 19 оешма: Яңа Чишмәдә 10 сәүдә ноктасы, шуларның 1се — «Татспиртпром» АҖнең ваклап сату челтәре һәм 9сы — коммерция оешмалары сата.
Авыл җирлегендә 28 сәүдә объектында сатыла, шуларның 13е — Татспиртпром АҖнең ваклап сату челтәренеке, 2се — «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖ (Татпотребсоюз) һәм 13е — коммерция оешмалары.
Агымдагы елның гыйнвар — сентябрь айларында барлыгы 14,5 мең дал алкоголь продукциясе сатылган (2022 елда — 12,8 мең дал), үсеш — 14%, шул исәптән: Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан — 0,3 мең дал (0,4 мең дал), үсеш — 18%; фирма челтәре буенча — 2,8 мең дал. (2,3 мең дал), үсеш −23%; коммерция структуралары — 11,4 мең дал (10,1 мең дал), үсеш — 13%.
Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча (аракы кебек үк), сату 18% һәм 28%ка арткан. Шул ук хәл Республикада җитештерелгән алкоголь һәм аракы буенча да күзәтелә — 13 һәм 12 процент.
Гыйнвар — сентябрь айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме узган елгы дәрәҗәгә карата 11,4 литр — 107% тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев