Игелек белән тәрбияләү
9 август — Яңа Чишмә урта мәктәбе (гимназиясе) укытучысы Русалкина Нина Дмитриевнаны искә алу көне.
Яңа Чишмәдә яшәүче кешеләрдән: «Сез укытучы Нина Дмитриевнаны хәтерлисезме?» — дип сорагач, алар елмаеп, әлбәттә, дип җавап кайтаралар. Бик яхшы педагог, игелекле, шат күңелле, армый-талмый эшли торган кеше, барлык балалар да аңа тартыла иде, диләр. Күпләрнең мәктәп тормышы турындагы матур истәлекләре Нина Дмитриевна белән бәйле.
Ул Яңа Чишмәгә 1957 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң килгән, Питрәч районы Красная Горка авылында туып — үскән. 1934 елның 30 маенда туган. Нина Дмитриевна мәктәптә лаеклы ялга чыкканчы 32 ел буена физика, астрономия фәннәрен укыткан. Ләкин, кызганычка каршы 55 яшен билгеләп 1 ай узгач, авыр операциядән соң, хәтта беренче пенсиясен дә ала алмыйча, вафат була.

Әлеге педагог үз укучыларының һәм хезмәттәшләренең йөрәкләрендә якты хатирәләр калдырган.
— Нина Дмитриевна безнең класс җитәкчесе иде, — ди Лариса Федорова. Аның сыйныфында «яраткан» укучылар булмады, һәркемгә дә бертөсле мөнәсәбәттә иде. Ул: «Ходай барысына да бер дәрәҗәдәге сәләт бирмәгән, ләкин бу андый балаларны яхшылап укытмасаң да ярый, дигән сүз түгел», — дип әйтә иде. Үз дәресләрендә сыйныф җитәкчесе утыртканча түгел, ә үзең теләгән сыйныфташың белән утырырга рөхсәт итте. Укучылар шуның өчен дә физика дәресләрен яраттылар.
— Кемнән генә сорасаң да, бөтенесе дә аны бары тик җылы сүзләр белән генә искә ала. Укытучыбыз белем бирүдән тыш, шаян-көлкегә дә оста иде, ди аның укучысы Татьяна Лосева (Белослудцева). — Дәресләрдән тыш, балалар бик теләп йөри торган түгәрәкләрне дә алып барды.
— Укытучы буларак, катгый, таләпчән булды, белем дә бирде, — ди коллегасы Татьяна Поварницына. — Без кичке мәктәптә дә аның белән бергә эшләдек. Игелекле, шат күңелле, кирәк булганда һәрвакыт ярдәм итте, күршеләр булып яшәгәндә эш, шулай ук хуҗалык һәм бакча буенча да үз киңәшләрен бирде. Лаеклы ялга чыкканда, бөтен коллективны үзенең 55 яшьлегенә чакырды. Бик әйбәт кеше иде.
Хезмәттәше Татьяна Карасева да Нина Дмитриевнаны сагынып искә ала. — Хезмәт дәресен дә укытты, шунда үз продуктларын алып килеп, мәктәп балалары белән бергә ризык пешерде. Аның белән бергә пешергән ашамлыкны балалар соңыннан бик тәмләп ашый иделәр. Нина Дмитриевна өстәл артына аз керемле гаиләләрдән булган балаларны да чакыра иде. Ул вакытта безгә дә, яшь укытучыларга, ул әни кебек булды.
— Мин Нина Дмитриевнаның искиткеч «гөмбәче» булуын хәтерлим, гөмбәләрнең кайсы сезонда кайсы төрен җыярга икәнен ул яхшы белә иде, — ди аның укучысы Ольга Иванова. Шампиньон, гөреҗдә, майлы гөмбә, кәҗә гөмбәсе, баллы гөмбә, ал гөмбә һәм башкаларны ул пешерде, кыздырды, тозлады һәм киптерде дә. Аларны оста итеп җыйды: мәсәлән, урманда бер урыннан 10 кеше йөреп берни тапмаган очракта да, Нина Дмитриевна шул ук җирдән ике чиләк җыя торган иде. Гөмбә пироглары пешерергә һәм алар белән дусларын, хезмәттәшләрен, күршеләрен сыйларга яратты, мәктәпкә — укучыларына да алып килде. Нина Дмитриевна дәресләрдән соң түгәрәкләр алып бара иде һәм укучылар ач утырмасыннар өчен, аларны үзе пешергән камыр ризыклары белән сыйлады.

Уку елы дәвамында аңа еш кына хезмәт дәресен алып бару йөкләнде, чөнки ул бар эшкә дә оста булды — пешерү, тегү, бәйләү дисеңме. Кыскасы, кызларга өйрәтерлек нәрсәләре байтак иде аның. Табигатьне яратучы кеше буларак, ул үз бакчасында да байтак хезмәт куйды: төрледән-төрле җимеш агачлары, куаклар үстерде. Шуңа өстәп, теләгән һәркемгә бакчасындагы үсентеләрне өләште, башка кешеләр дә тәмле ирга, карлыган, крыжовник һ.б. җимешләргә сөенсеннәр, дигәндер инде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз битендә Нина Дмитриевна турында язма бастырган. Шул язма астында кайбер кешеләр дә үзләренең җылы сүзләрен язып калдырган:
Валентина Казакова (Рузанова): Нина Дмитриевнада «икеле капчыклары» да бишлегә укыдылар! Ул «Китапларыгызны ябыгыз» диеп, электр турында безгә үз сүзләре белән аңлата иде. Мин аның дәресен шулкадәр яраттым ки, хәтта каникулда да физикадан мәсьәләләр чишә идем.
Татьяна Сорокина (Петровичева): Нина Дмитриевна бик гади кеше булды. Мондый укытучылар гомергә истә кала!
Нина Леонова: Мин аның дәресләрен елмаеп искә алам, ул шаярырга ярата иде. Тактага формуланы язганда, болай дия иде: "Балалар, әгәр сез грек хәрефе — "сигма"ның язылышын онытсагыз, миңа карагыз, ул миңа охшаган, шундый ук түгәрәк«. Укытучы булу — Ходайдан бирелгән олы сәләт ул. Без барыбыз да аны яраттык, аның турында якты истәлек озак еллар дәвамында сакланачак.
Любовь Агафонова: Нина Дмитриевна безгә физика фәнен 9, 10 нчы сыйныфларда укытты. Киң күңелле кеше иде!
Раиса Скачкова: Кырда безнең белән бергәләп бәрәңге эшләгәне хәтердә. Шул вакытта аның үз тормышыннан алып сөйләгән гыйбрәтле һәм кызыклы хәлләр әле дә онытылмый. Бик кызык кеше иде ул.

Людмила Кияшова (Астафьева): Әйе, ул шат күңелле, бик игелекле кеше иде. Аның көлүе дә матур, шаян-көлкегә оста булды. Мин укытучыларымның барысын да хәтерлим: Нина Дмитриевна, Любовь Аркадьевна Сальникова, башлангыч сыйныфлар укытучысы — Елдашова Анна, Загорская Клавдия Александровна, Дригерт Рудольф Августович, Иванов Анатолий Иванович, Конищева Елена Федоровна, Лихачева Зоя Михайловна, Синявина Анна Александровна, Холин Иван Осипович.
Советлар Союзы Герое Федор Савельевның туганы Петропавел Бистәсеннән Вячеслав Иванович Савельев биредә 8,9 һәм 10 сыйныфларда белем алган. Бүгенгесе көндә ул Мәскәүдә яши, 30 ел дәүләт иминлеге органнарында эшләгән. Июль аенда ул туган авылында кунак булып киткән.
— Мәктәпкә пычрак сазлы юллардан, кар — салкыннарга карамый көн саен җәяү йөрдем, — дип искә ала ул. — Математиканы бездә Любовь Аркадьевна Мочкина, физиканы Александр Иванович Иванов, немец телен Рудольф Августович Дригерт алып бардылар. Башкаларның да исем-фамилияләрен хәтерлим. Үз мәктәбеңне һәм укытучыларыңны онытып буламы соң ул? Мин аларга гомер буе рәхмәтлемен.
— Барлык укытучыларыбызның нинди яхшы булганнарын еллар узгач кына аңлыйбыз шул, — ди Нина Дмитриевнаның укучысы Валентина Ильичева. Барысы да «иске совет мәктәбе» кавымыннан. Алар безгә яхшы белем бирергә, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштылар.
Вячеслав Козловның «Одноклассники» сайтындагы язмасын китерәбез:
Минем кадерле укытучым... Шат күңелле, дәрестә килеп чыккан һәр четерекле хәлне шаяруга әйләндерә һәм балаларга дөрес якын килә, тынычландыра белә, беркемне дә рәнҗетми, ачуланмый торган мәрхәмәтле остазым. Педагог, физика һәм астрономия укытучысы Русалкина Нина Дмитриевна нәкъ менә шундый булып истә калды. Укытучы булу — ул авыр «йөк». Аның оптимизмы, яхшы кәефе сыйныфтагы бөтен балаларга да күчә иде. Без аның дәресләренә бик теләп йөрдек, чөнки бу физика дәресләре генә түгел, ә «тормыш дәресләре» иде. Әгәр авыл кешесе басуда бөртек чәчсә, укытучы — яшь йөрәкләргә акыл, игелек салып калдыра. Кадерле укытучы, яшь буын вәкилләрен олы тормышка әзерләвең һәм җиңел булмаган хезмәтең өчен рәхмәт сиңа!
Алефтина Пестерева (кызы). Әнием Русалкина Нина Дмитриевна вафат булган көн безнең тормышыбызда иң авыр көннәрнең берсе булды. Әмма, укучыларының аны матур итеп искә алуларын күреп, без үз тормышын Яңа Чишмә мәктәбендә физика фәнен укытуга багышлаган әниебез өчен шатланабыз һәм аның белән горурланабыз. Без гомер буе аның васыятьләре буенча яшәргә: беркемне дә рәнҗетмәскә һәм мөмкин булганча якыннарга ярдәм итәргә тырышабыз, балаларга һәм оныкларга аның турында сөйлибез, үрнәк итеп куябыз. Әни китте, әмма аның турында якты истәлек бүген дә саклана. Моның өчен барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез, сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз!
Ольга Иванова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев