Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү көне алдыннан Яңа Чишмә ЭЭБ ветераннары СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашканнар

Бу хакта ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов хәбәр итте.

Авыл җирлекләре башлыклары һәм вәкилләре белән берлектә алар Черемухово Бистәсендә Данила Малолетков, Виталий Труновларның әти-әниләре, Павел Зубатовның кыз туганы, Архангел Бистәсендә Михаил Барсуковның әти-әнисе, Яңа Чишмәдә Владислав Курбатов, Әдәмсәдә Илһам Ярашев, Тубылгы Тауда Ильяс Закировларның әниләре янында булганнар.

ЭЭБнең ветераннар Советы карары буенча алар әлеге әти-әниләргә азык-төлек җыелмаларын тапшырганнар.

- Егетләрнең әти-әниләре бик дулкынландылар, аларның күзләреннән яшьләр чыкты. Ләкин бу күз яшьләре югалту ачысыннан гына түгел, ә бәйрәм алдыннан, аларга карата күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен шатлык күз яшьләре дә иде. Алар ЭЭБ ветераннарына һәм авыл җирлеге вәкилләренә игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерделәр, - ди Вәлиҗан Шәрипҗан улы. - Бу егетләрнең якты истәлегенә һәм улларының кемнеңдер артына яшеренеп калмыйча, безне һәм Ватаныбызны яклап үз гомерләрен биргән, лаеклы уллар тәрбияләп үстергәннәре өчен ата-аналар алдында баш иябез. Хәзер 60тан артык якташыбыз СВО зонасында көрәшә, аларга исән-сау һәм җиңү белән өйләренә кайтуларын телибез.  

Вәлиҗан Мөхсинов хәбәр иткәнчә, ветераннар Советы әгъзалары һәлак булган мөселман һәм православие динендәге сугышчылар рухына дога кылу өчен мәчеткә һәм чиркәүгә сәдакалар биргәннәр.

Моннан тыш, 9 майда Яңа Чишмәдә узган парадта ЭЭБ пенсионерлары үзләренең ветераннар оешмасыннан һәлак булган сугышчылар һәйкәленә венок салганнар, бу аларның Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә хөрмәт күрсәтү.

#Шешминскаяновь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев