Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүдә тылда хезмәт куйганнарның да өлеше зур

Ленино авылы гыйбадәтханәсендә бәйрәм чарасы уздырылган.

Бүген безгә Җиңү кирәк!

Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 78 еллыгы уңаеннан, грантлар Фонды ярдәме белән булдырылган Ленино авылындагы изге Димитрий Солунский гыйбадәтханәсе каршындагы якшәмбе мәктәбенең спорт сыйныфында бәйрәм чарасы әлеге лозунг астында узган.

Җиңү көне - ул хәтер, намус, вөҗдан бәйрәме, ул бер үк вакытта шатлыклы да, сагышлы да. Җиңү көнен илебезнең барлык кешеләре дә билгеләп үтә, чөнки һәрберебезнең сугышта катнашкан туганы бар. Фашизмны җиңү көне һәр йортта, һәр гаиләдә һәлак булганнарга карата хөрмәт белән билгеләп үтелергә тиеш. Әмма шуны да онытмаска кирәк: Бөек Җиңү - ул һәлак булган сугышчыларның тырышлыгы гына түгел. Җиңү көнендә совет хатын-кызларының батырлыгын искә төшерү дә урынлы булыр. Хатын-кызлар өйдә ир-ат урынына - туендыручы, фронт өчен азык-төлек әзерләп озатучы да булды. Көне-төне станок артында эшләр өчен, ач балаларын өйдә ялгызларын гына калдырган, ә соңыннан аларга санаулы икмәк валчыкларын ашаткан, үзенә ял итәргә, сынарга-сыгылырга ирек бирмәгән хатын-кыз батырлык һәм рух ныклыгы үрнәге булып тора. Бу - хатын-кызларның Җиңүгә керткән әйтеп бетергесез зур өлеше, дошман белән көрәштә олы ярдәме, сугыш елларында аларның җилкәләренә төшкән авыр йөк.

Җиңү бәйрәменә һәркем җентекләп әзерләнергә тиеш. Бу көнне ветераннар үзләренең орден-медальләрен тагып, парадка хәрби формаларын әзерлиләр. Күп кенә ветераннарның хәрби формасы, орденнары һәм медальләре сугыш фронтларында һәлак булган иптәшләре һәм дуслары белән тоташтыручы бердәнбер җеп бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X