"Тарихи хәтер" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде, анда башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәдәният бүлекләре начальниклары һәм музей директорлары чакырылган иде.
Көн тәртибендә "Сугыш еллары хатлары. 1941-1945 еллар." интернет-проекты буенча фикер алышу булды.
"Сугыш турында без китаплардан, тарих дәресләреннән беләбез, әмма иң инандыргыч документ дип мин сугыш белән йөзгә-йөз очрашкан фронтовиклардан килгән гади хатларны саныйм. Фронттан килгән хатлар - Бөек Ватан сугышы елъязмаларының беренче аерым бер чыганагы ул", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова.
Әлеге проект эшләү дәверендә республика районнарыннан 1500 дән артык фронт хатлары килгән. Аларны җыюда һәм саннар билгеләүдә музейлар, китапханәләр һәм мәдәният идарәләре катнаша. Яңа Чишмә районыннан сугыш елларында язылган 46 хат җибәрелгән, шуның 41 ен мәктәп һәм муниципаль музейлар һәм 5-есен Акбүре, Чаллы Башы, Зирекле, Красный Октябрь һәм Волчья Бистәсе халкы җибәргән.
ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова Татарстанның авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне дә проектта катнашуга җәлеп итү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Бу исә музей фондын тагы да күбрәк яңа экспонатлар белән тулыландырырга, якташларыбызның сугыш елы кулъязмалары тарихын һәм хәтер-хатирәләрне сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Укучыларыбызга түбәндәгеләр турында мөрәҗәгать итәсем килә: әгәр дә гаиләгездә фронтовик туганнарыгызның хатлары саклана икән, сезнең дә катнашуыгызны сорыйбыз. Хатларны авыл яки мәктәп музеена китереп бирергә мөмкин.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев