Казанга – Чыршы бәйрәменә
25 декабрьдә районыбызның 16 сәләтле баласы Казанда Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Республика Чыршы бәйрәмендә катнашачак.
Республика чыршысына бөтен республикадан 8 мең яшь татарстанлы чакырылган, алар үзләрен укуда, спорт ярышларында һәм җәмәгать тормышында күрсәткәннәр. Безнең районнан Яңа Чишмә гимназиясеннән һәм урта мәктәбеннән – 4 әр, Ленино мәктәбеннән һәм Яңа Чишмә башлангыч мәктәбеннән-икешәр, Зирекле лицееннан, Чертуш башлангыч мәктәбеннән, Әдәмсә һәм Екатерина Бистәсе мәктәбеннән берәр укучы чакырылган.
Делегацияне ике укытучы, полиция хезмәткәре һәм медицина хезмәткәре озата барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев