Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Күңелебез тынычланды“

2017 елның августында "Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дип исемләнгән язма басылып чыкканнан соң беренчеләрдән булып редакциягә Архангел Бистәсеннән Мария Алексеевна Скокова шалтыратты.

Ул 1942 елның 15 апрелендә Вязьма янында әсирлеккә эләккән һәм ярты елдан соң 10 октябрьдә фашистлар концлагерында вафат булган солдат Андрей Петрович Астафьевның бертуганының кызы.
Менә шулай аның язмышы турында туганнары 76 елдан соң белә. Аңардан тыш, Мария Алексеевнаның әтисе дә сугышта булган. Алексей Петрович фронттан 1944 елда кулын калдырып кайта, ә исем атасы (крестный), Андрей абыйсы хәбәрсез югалган. - Мин абыйны яхшы хәтерлим, - ди Мария Алексеевна. - Бик яхшы кеше иде. Кыз туганым белән икебезгә мич башында бүреләр, аучылар турында әкиятләр сөйли иде. Без тын да алмый аны тыңлый идек. Газетада басылып чыккан фотода мин аны авырлык белән генә таныдым: ябык, бетерешкән, колаклары гына тырпаеп тора. Ул таза, нык бәдәнле, сау-сәламәт кеше иде.
- Әтине өч көннән соң фронтка алдылар, ә абый ике көнгә соңрак китте, - дип дәвам итә ул сүзен. - Хәтерлим әле, клуб янына бөтен авыл халкы җыелды. Олаулар, сумкалар, биштәрләр, солдатлар һәм озатучылар. Кемдер гармунга кушылып җырлый, кемдер елый. Олауларда Яңа Чишмәгә алып киттеләр, ә аннан Бөгелмә ягына кузгалдылар. Әти фоторәсем дә җибәрде: анда барлык авыллардан җыелып төшкән ир-атлар иде. Шулардан кемдер туган якларга әйләнеп кайтты, ә кемдер яу кырында ятып калды. Сүз уңаенда шуны да әйтим әле, нәкъ шундый ук фоторәсемне мин аннан соң ирем гаиләсендә дә күрдем, ул Петропавел Бистәсеннән. Крестный һәм әти фронттан 2-3 хат җибәрделәр. Әти дә әсирлеккә эләкте, ә менә Андрей абыйның әсирлеккә төшүе турында мин газетадан укып белдем.
Мария Алексеевна 1937 елда Андрей Петровичның гаиләсе белән Яңа Чишмәгә күчеп килүе (анда тегермәндә эшләгән), ә аннан Екатерина Бистәсендә яшәве турында сөйләде. Дүрт баласы булган, ике кызлары бер-бер артлы сугышка чаклы вафат булганнар, ә 13 яшьлек улларын хатыны Пелагея Петровна 1945 елда җирләгән. Өлкән уллары Василий 1944 елдан башлап Ерак Көнчыгыш фронтында японнарга каршы сугышкан. Пелагея аны көтеп алган, ә менә ирен - юк. Башка ул кияүгә чыкмаган, 80 нче елларда вафат була. Василий гаиләсе белән Казанда яшәгән, хәзер инде ул да исән түгел. Андрей Петровичның нәселен ике оныгы дәвам иттергән, ә хәзер инде оныкчыклары... Хәрби әсир-бабасының язмышы турында аларга Мария Алексеевнаның килене хәбәр иткән, ул Казанда Василийның олы кызы Ольгадан ерак яшәми.
- Андрей абыйны әнисе, минем әбием Екатерина Павловна бик кызганды, - дип дәвам итә Мария Алексеевна. - Кайчакларда тәрәзәгә карый иде дә: "Әнә, кара, бер ир килә, нәкъ Андрей кебек", - дип, күз яшьләрен сөртеп ала иде. 95 кә кадәр яшәде һәм үлгәнче Андрейны көтте. Аңа һәм Пелагея түтигә туендыручысын югалту буенча 8 шәр сум акча түләделәр.
Мария Алексеевнаның Новгород өлкәсендә ике кыз туганы һәм Арзамаста ир туганы яши. Кызлар еш кайта, кечерәге Шура туган ягында һәр җәйдә була.
Мария Алексеевна үзе ире белән туган авылына пенсиягә чыккач күченеп кайта. Кырык ел Казан авиация заводында техник-технолог, ә ире конструкторлык бюросында эшләгән. Монда 1988 елдан бирле яши. Аның дүрт оныгы, биш оныкчыгы һәм бер оныгының улы бар. Мария Алексеевна мартта үзенең 85 яшьлеген билгеләп үтте.
Аның белән сөйләшү Радоница көне алдыннан үткән иде. Икенче көнне ул чиркәүгә, аннан соң авыл зиратына барам дип калды. Анда әбисе һәм ире, түтие, әбисенең абыйсы һәм башка туганнары ята - каберлекләр бик күп. Әти-әнисе Яңа Чишмәдә җирләнгән, аларның гаиләсе 50 нче еллардан бирле монда яшәгән.
- Чиркәүгә баргач шәм куярмын, крестныйның рухы шат булсын... хәзер аның әсирлектә үлүен һәм үлгән көнен беләбез. Билгесез булганчы, ни дисәң дә, бусы яхшырак, туганнарның да күңеле тынычланды, - ди ул.
Шуның белән әсирләр турында язмалар бастыруны төгәллибез. Газетада алар турында мәгълүматлар басылып чыккан 22 якташыбыздан районда җиде кешенең туганнары яши. Без аларның барысы турында да яздык.
Ольга ИВАНОВА
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев