Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ир-ат халкы барлык хатын-кызларны яз, гүзәллек, игелеклелек, кайгыртучан куллар һәм ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам, гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш тапкан бәйрәм белән котлый. Һәр хатын-кыз игътибарга лаек, бүгенге язмабыз исә күңеле игелек, шәфкатьлелек һәм кайгырту белән тулы гүзәл зат турында.
- Сөекле хатын, дүрт баласына яраткан әни, кайгыртучан хуҗабикә, киң күңелле, рәхим-шәфкатьле социаль хезмәткәр, - Петропавел Бистәсендә яшәүчеләр үзләренең авылдашлары Эсмира Муханова турында шундый җылы сүзләр әйттеләр.
- Эсмира бу авылда 20 еллап яши, үзе ул Новопоселенная Лебедка авылында туып үскән, мәктәп тәмамлагач, авылда калган. Моңа сәбәпче - шул чакта ялгыз калган һәм карауга мохтаҗ булган бабасы - Бөек Ватан сугышы ветераны.
- Иптәш кызларым шәһәргә китәргә үгетләде, "анда күңелле, рәхәт, бергә-бергә укыйбыз", дип кызыктырдылар, - ди ул.
Тик Саша бабай коры кеше, оныгын үз яныннан беркая да җибәрми, аны калдырып китү дә кызганыч була. Эся (бала чагында да, әле хәзер дә яратып аны шулай атыйлар) мәктәптә пешекче булып эшли, бабасының бөтен йорт эшләре кыз җилкәсенә төшә, 16 яшьлек кыз бала бушап барган Новоселка йортында яшәп, 6 ел бабасын карый.
Нәкъ шул елларда кыз түземле булырга өйрәнә, ярдәмгә мохтаҗлар өчен җаваплылык тою хисе бөреләнә. Эся тормышка чыккач бабасы сеңелесе Лена карамагына кала. Ә Эсмираның яңа, кызыклырак һәм икенче төрлерәк тормышы башлана. Ул ире яшәгән Петропавел Бистәсенә күченә, Башта Виктор белән яшәп торырга йорт алып торалар, балалары тугач, ире эшләгән урман хуҗалыгыннан кирпеч йорт бирәләр. Олы кызлары Татьянага - 19, Аленага 17 яшь. Икесе дә Бөгелмәдә техникумда укыйлар. Әни кешегә балаларын чыгарып җибәрергә кызганыч булса да, урта мәктәп төп мәктәп статусы алганга, кызлар ата-анасы янында яшәп урта белем ала алмыйлар. Шулай да алар ял саен туган йортларын сагынып кайталар.
- Гаиләбезне нык сагынабыз, өебездә рәхәт, җылы, - ди аз сүзле, тыйнак Татьяна. Диплом алып, һөнәр үзләштергәч, ул туган авылына кайтырга тели. Алена да әтисен, әнисен, энекәшләре Роман белән Женяны бик ярата, анысының нияте - укуын вузда дәвам иттерү.
Ә өйгә мин барыбер әти-әниемнең миңа дигән күңел җылысын, назын алырга ешрак кайтып йөриячәкмен.Мин ял көннәремдә гаиләмдә булырга яратам, бөтенебез бергәләп пилмән бөгәбез. Өйдә баллы торт пешкән, төрле салатлар ясалган бәйрәм көннәрен үтә дә яратам, - дип сөйли Алена. Ул үзе оптимист, җырларга ярата, бик матур бии. Мухановларның һәрберсе тормышка өмет белән карый. Гаиләдә бар да көйле: һәрвакыт бар нәрсәне бергәләп хәл итәләр. Сигез яшьлек Ромка спорт уеннары белән мавыга, математиканы ярата, хуҗалыкта әтисенә ярдәм итә. Өч яшьлек Женя әлегә әнисен, әтисен, апаларын, абыйсын гына ярата, бар да өйдә чагында бакчага да барасы килми, тик андый чаклар сирәк була.
- Менә 16 ел инде Эсмира соцаль хезмәткәр булып эшли, шушы еллар дәвамында ул өлкән яшьтәге авыру, ялгыз калган кешеләрне карый. Бүгенгесе көндә аның карамагында 7 өлкән яшьтәге хатын-кыз, ул аларның өенә күтәренке кәеф, чисталык, ризык алып килә, - ди Петропавел АҖ секретаре Галина Патрикеева.
Нет комментариев