Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Китапларда һәм хәтердә гәүдәләндерелгән сугыш күренешләре“

- 22 июньдә "Хәтер шәме" мемориаль акциясе кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре Халыклар дуслыгы йортында буыннар арасында "Китапларда һәм хәтерләрдә гәүдәләндерелгән сугыш күренешләре" дип аталган очрашу үткәрде", - дип хәбәр итте редакциягә ҮКС методисты Гөлфия Вәлиуллина.

- Очрашуга дәһшәтле сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, сөенечләре, уңышсызлыклары, югалтулары белән зур тормыш мәктәбе узган сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде. Чараны алып баручылар: Гөлфия Вәлиуллина белән Юлия Михайлова Ватаныбыз өчен зур сынау булган утлы сугыш еллары, тылда әле ныгып та җитмәгән җилкәләрендә бөтен авыр эшне күтәргән сугыш чоры балалары турында сөйләделәр. Алар бала килеш ачлы-туклы яшәп, укудан, уеннан мәхрүм калганнар... Хәзер аларны "Тыл хезмәтчәннәре" дип атыйлар. Бу хезмәт кенә түгел - бу чын батырлык үрнәге, кулларына корал тотып сугышучылар кебек алар да Җиңүне якынайтучылар. Алар - җиңүче халыкның бер өлеше. Кунаклар күз яшьләрен тыеп тора алмыйча хатирәләре белән уртаклаштылар, кабат ул дәһшәтле елларны-көннәрне күз алдыннан кичерделәр. Экранда ул чаклар турында кадрлар биеште, сугыш чоры җырлары башкарылды, чарада катнашучылар үзләре дә җырга кушылды. Очрашуга "Китаплар хәтерендә сугыш мизгелләре" дигән китапханә күргәзмәсе оештырылган иде. Ветераннар алып баручыларның һәр сүзен игътибарга алып, әле елмайдылар, әле көрсенделәр. Чәй табыны янында тыныч кына әңгәмә кордылар, үз тормышларында булган вакыйгалар турында сөйләделәр.
Очрашу истәлеге итеп чарада катнашучыларга "Вернуть долг памяти" дип аталган Яңа Чишмә районы буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы китап та бүләк ителде.
Чынлап та, бу көнне кайгы белән шатлык - сөенеч хисләре алышына торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев