Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге боз әле ныгымаган, җылыту сезоны — куркынычсыз түгел

Бу хакта Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәргән гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында әйтелгән.

Анда район халкының иминлеген профилактикалау субъектлары җитәкчеләре катнашкан. Район территориясендә 19 гидротехник корылма бар һәм Шушма, Сикәнәс, Чаллы, Черемушка һәм Кичү елгалары ага. Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Ринат Фәсахов билгеләп үткәнчә, әлеге су объектларында кешеләрнең күпләп ял итү урыннары оештырылмаган булса да, анда халыкның иминлеге буенча уяулыкны киметергә ярамый. Көннәр салкынайтканчы район халкына көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртергә кирәк. 

Белешмәлек

Көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кешеләрнең үлеменә һәм фаҗигаләргә китерә.

Көзге боз тотрыклы салкыннар башланганчы ныклап туңмаган була. Кичен яки төнлә туңдырганда, ул әле аз гына йөкләнешкә түзә ала, әмма көндез, агымсу аны эретә. Кеше өчен бозда куркынычсыз булуның төп шарты -бозның калынлыгы аңа төшә торган йөкләнешкә чыдарга тиеш.

Боз калынлыгының Куркынычсыз күрсәткечләре:

• бер кеше өчен — бозның калынлыгы 7 см;
• шугалак ясау өчен — 12 см; 
• Җәяүлеләр кичүе булдыру өчен — 15 см; 
• автомобильләр йөрү өчен — боз 30 см калынлыкта булырга тиеш. 

Икенче мәсьәлә буенча комиссия утырышында ПСЧ-124 начальнигы, эчке хезмәт лейтенанты Айдар Канафин чыгыш ясаган. Ул Яңа Чишмә районында ел башыннан октябрь ае уртасына кадәр 47 янгын чыкканын һәм шуларның берсендә 1 кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, шул исәптән, электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү — янгыннарның төп сәбәпләре булып кала.


Белешмәлек

Электр приборлары белән эш иткәндә төп кагыйдәләр:

• Электр приборыннан файдалангач (суыткычтан кала), аны сүндерергә, челтәрдән өзәргә кирәк. 
• Әгәр дә сез үтүк яки каминны кабызгансыз икән, тулысынча суынып беткәнче аларны җыештырып куймагыз. 
• Артык җылынган приборны сүндерегез, аңа суынырга мөмкинлек бирегез һәм аннан соң гына яңадан кабызыгыз. 
• Прибор кинәт кенә эшләүдән туктаса, аны шунда ук сүндереп, "вилка"ны розеткадан алыгыз. 
• Беркайчан да электр приборындагы җитешсезлекне үзегез төзәтергә алынмагыз. 
• Янган лампочканы алыштырырга теләсәгез, башта яктырту җайланмасын (люстра, торшер) сүндерегез, патроннан иске лампочканы сак кына алып, яңасына алыштырыгыз. Соңыннан люстраны кабызып карагыз. 
•Эшләп торган телевизор яки компьютер экраннарына кагылмагыз. 
• Электр чыбыгы сафтан чыкса, беркайчан да электрүткәргечләренә кулыгыз белән кагылмагыз. 
• Бер розеткага электр приборларын күпләп тоташтырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев