Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Күпме җыйсалар, шулкадәр эшләгәннәр дә

2017 елда Тубылгы Тау авыл җирлегендә республикадан бүлеп бирелгән субсидия белән бергә 548 мең сум үзара салым акчасы җыйганнар, шуңа өстәп узган елгы транштан 49 мең сум, димәк барлыгы 597 мең сум дигән сүз.

Быел Дуслык урамындагы юлга (166 метр) һәм Яшьләр урамындагы тыкрыкка (67 метр) вак таш түшәлгән - планлаштырылганнан бераз күбрәк. Юл - урам челтәрләрен ремонтлауның гомуми бәясе 747 мең 500 сум тәшкил иткән. Урамнарга вак таш җәю эшен үткән елгы 500 мең сумга төзелгән контракт буенча (бу контракт элеккеге подрядчы тарафыннан өзелгән) һәм быелгы 247 мең 500 сум - 2017 елгы үзара салым акчаларына "Ремстрой" юл төзү оешмасы башкарган.
- Әлбәттә, мондый урамнарның елдан -ел артуы яхшы инде. Кызганыч, Дуслык урамын ахыргача бетермәделәр - 4 йортка чаклы, анда пенсионерлар яши, - диде безгә урамда хат ташучы Лена. - Бер тәкъдим бар, беренче чиратта, турыдан-туры бара торган тыкрыкларны ремонтларга кирәк.
- Кайчандыр Яшьләр урамына асфальт түшәргә вәгъдә иткән иделәр, - диде авылда яшәүче Айрат, - ул йөрерлек һәм үтә алырлык урам, тик... элеккегечә, аннан йөргән автомобильләр безне тузанга батырып китәләр.
Авыл халкының әлеге теләкләре турында без авыл җирлеге башкарма комитетында сөйләдек.
- Безнең бурыч - үзара салым акчаларын җыю чикләрендә - ел саен берәр тыкрык булса да ремонтлау, - дип җавап бирделәр безгә анда. - Тыкрыкларны метраж буенча сайлыйбыз, бу өлешчә генә түгел, вак ташны тулысынча җәю өчен, ә алар болай да кыска. Быел күбрәк тә эшләгән булыр идек, шул исәптә Дуслык урамында да, тик акча җитмәде, чөнки һәр кешедән 300 шәр сум гына җыйган идек (үткән елда 500 шәр иде), ә мондый вак ташлы юлның озынлыгы 3,5 мең сумга якын тора. Өстәвенә, акча да авыр җыела. Без подрядчыдан 2018 елда җыелачак үзара салым акчалары хисабына эшне эшләп бетерүләрен сораган идек, тик заказчы аукцион ярдәмендә билгеләнә, димәк башка оешмалар да отарга мөмкин, дигән җавап алдык.Урамдагы эшне башкарырбыз, Яшьләр урамындагы турыдан-туры бара торган тыкрыкны да ясаячакбыз. Төзелә торган юлның метражы җыелган үзара салым акчасына бәйле булачак.
Гражданнар җыенында безгә республика программасы буенча Яшьләр урамындагы юлга асфальт түшәргә сүз бирделәр. Әмма аны үзара салым акчасына гына башкарып булмый, бу кыйммәткә төшә торган эш.
Моннан тыш, быел үзара салым акчасына зират территориясендә чүп-чар җыю өчен контейнерлар белән ике мәйданчык төзедек. Моңа материалын һәм башкарган эшне дә кертеп 90 мең сум акча тотылды. Без анда булдык: барысы да бик матур итеп эшләнгән. Подрядчы - авылның шәхси эшмәкәре Малик Әхмәтов.
Үзара салым акчасына башкарылган өченче эш - ККК өю урынын төзекләндерү. Айга ике мәртәбә аларны чистарту һәм ишеп төшерү эше башкарыла. Шәхси тракторы булган шушы авыл кешесе Александр Журавлев белән әлеге эшләрне, шулай ук авылда юлларны карап тотуга (көзен һәм язын юллар тигезләү, кышын кардан арындыруга) 105 мең сумга килешү төзелгән. Кышын ул атнасына ике тапкыр юлларны кардан чистарткан, төзекләндерү буенча икеайлык барышында оешма хезмәткәрләре тарафыннан җыелган чүп-чарны тулысынча полигонга чыгарган һәм аны зират территориясеннән дә тәртипле рәвештә чыгарып тора. Авылдашлары аның эшеннән канәгать. Килешү буенча акчаның бер өлеше аңа түләнгән, калганын ул быелгысы елның көзге-кышкы эшләреннән соң алачак.
Авыл урамнарында без байтак велосипедта йөрүчене күрдек (сыер савучы эшкә бара иде, хат ташучы һ.б.), димәк, Тубылгы Тауда юллар ярыйсы гына хәлдә дияргә була, чөнки, тигезсез юлда йөрүе бик читен.
- Гомумән , авылда урамнар һәм тыкрыклар яхшы хәлдә, тигезләп карап торабыз, диләр АҖ башкарма комитетында. - Тынычлык урамы хәзер тулысынча төзекләндерелгән. 2014 елда 500 метр юлга асфальт һәм 600 метрга вак таш түшәлде, ә 2015 елда үзара салым акчасына тагын 1200 метр арага урал вак ташын сала алдык. Эшне "Алексеевскдорстрой" ААҖ башкарды.
Киләчәктә авылда чүплек бетерелергә тиеш, бу максаттан шушы көннәрдә "Экосервис" АҖ белән килешү төзелгән, әлеге оешмадан атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать 10 да Тубылгы Тауга авыл халкыннан көнкүреш калдыкларын җыю өчен киләчәкләр. Авыл халкы эре габаритлы чүп-чарны эшләп торучы ККК полигонына чыгарачак, ә аннан аена бер тапкыр аны "Эко-сервис" АҖ алып китәчәк.
Тубылгы Тауда клуб тирәсендәге Яшьләр урамының бер өлеше үзгәргән - 300 квадрат метрга якын юлга вак таш салынган һәм асфальт түшәлгән, тик бу клублар төзелеше буенча республика программасы акчаларына.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев