Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Красныйоктябрьлылар судан һәм урам яктырткычларыннан канәгать

2017 елда Красный Октябрь авыл җирлегендә яшәүчеләр, һәр кешедән 300 шәр сум җыеп, 153 мең сум акча җыйганнар.

Үзара салым буенча гомуми җыем 86% тәшкил иткән. Авыл җирлегендәге бик мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә республикадан бүленгән субсидия белән бергә 765 мең сум акча тотылган. Шулардан: 100 меңе юлларны кардан арындыруга, 100 меңе Новопоселенная Лебедка авылындагы зиратның алгы өлешен коймалауга, 94 меңе - Екатериновка авылында урам яктырткычларын энергия саклагычларга алыштыруга. Иң зур сумманы Красный Октябрьдәге суүткәргеч челтәрне ремонтлауга тотарга планлаштырганнар.
- Екатериновка авылында 15 яктырткычны алыштыргач, дөнья яктырып китте, ди авыл халкы. Өстәвенә энергия дә аз тотыла, - ди авыл җирлеге башлыгы Андрей Нестеров. - Сентябрь азагында Новопоселенная Лебедкадагы зиратта койма, ян капка һәм капка ясалды - койма барлыгы 45 метрда. Эш кабул ителде, узган атнада подрядчы "Шешмастрой"ҖЧҖ белән тулысынча исәп-хисап ясалды. Красный Октябрьдә Үзәк һәм Совет (60) урамнарында 630 метр су трассасы алыштырылды. Суүткәргечне алыштыру буенча эшләрне кабул иткәннән соң безнең 98 мең сум акча калды. Әлеге акчага йә Спорт урамындагы суүткәргечнең зур булмаган өлешен алыштырабыз, йә киләсе елга урам буенча сузылган су трассасын алыштыру өчен материал сатып алачакбыз. Эшләрне без үзара салым буенча 2018 ел планына керттек. Һәр елны кышкы чорда юлларны кардан чистарту буенча "Кулон" агрофирмасы белән килешү төзибез, - дип дәвам итте ул сүзен. - Быел да шулай эшләдек: смета төзелгән, килешүгә кул куелган. Красный Октябрь урамнары (6 км тирәсе), Екатериновка авылы юлы (2 км) һәм урамнары, Новопоселенная Лебедка (1,5 км) һәм Гарь поселогына таба юл (1 км тирәсе) тулысынча чистартылачак.
Шуны да әйтү кирәктер, быел авыл җирлегендә юллар салу һәм төзекләндерү буенча республика программасы яхшы эшләде: Болын урамында 1 км арага вак таш салынды (7,5 млн. сумлык).
- Үткән елда урамнарны чистартуга без 150 мең сум акча керттек, әмма быел суүткәргечләргә күбрәк сарыф итәргә ниятләдек, - ди Андрей Петрович. - Чөнки халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү мөһимрәк. Июльдән суны трассага чишмәдән бирә башладык. "Чиста су" республика программасы буенча Болын урамыннан алып Үзәк урамга чаклы 1200 метр суүткәргеч салынган. Суэтем башнясы бездә хәзер резервта тора.Республика программасы буенча авыл үзәгендә шулай ук әзер су урыны (водоподготовка) төзергә ниятлиләр. Икенче төрле әйтсәк - "вагончик", монда һәрчак сыйфатның барлык параметрларына җавап бирерлек, чиста су тутырылган савыт (емкость) торачак һәм һәр кеше аннан су ала алачак.
-Үзара салым буенча эшләнгән барлык эшләрне мин хуплыйм, - диде Красный Октябрьдә яшәүче Наталья Исмәгыйлова. - Судан аеруча да канәгатьбез. Элек ниндидер тәм килгән, болганчык, тутыклы су акты, эчәрлек түгел иде. Ә хәзер эчеп туймаслык, балаларга да курыкмыйча бирәбез. Кайнатмыйбыз да, краннан агызып эчәбез.
2018 елга авыл җирлеге планнарында Андрей Нестеров Екатериновка, Новопоселенная Лебедка авылларында юл тамгаларын ясап юл билгеләре урнаштыруны, юлны кардан чистартуны атады, Экология елында өстәмә контейнер мәйданчыклары урнаштыру буенча пункт та кертелгән, чөнки алар җитешми (хәзер 20 данә бар). Спорт һәм Болын урамнарында ике мәйданчык булачак, һәркайсында дүртешәр контейнер куелачак.
- Хәзер, барлык чүплекләр ябылгач, чүп-чар һәм ККК өчен өстәмә контейнерлар кирәк, - дип билгеләп үтте ул. - Алда атап үтелгәнчә, шуңа өстәп Спорт урамындагы суүткәргеч челтәрләрне дә алыштырырга кирәк.
Күргәнебезчә, Красный Октябрь авыл җирлегендә мөһим юнәлешләр буенча авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртып, үзара салым буенча республика программасы, калган алда атап узган республика программалары үзара бәйләнештә торалар һәм бер-берсен тулыландыралар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев