Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мошенниклар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арта

Прокуратура IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрнең артуы турында хәбәр итә.

Уяу булыгыз!

Соңгы вакытта мәгълүмати технологияләрнең үсеше аларның җәмәгать мөнәсәбәтләренең күп өлкәләрендә урын алуга китерә, бу намуслы кулланучылар өчен уңайлылык кына тудырмыйча, мошенникларның законсыз баюына, гражданнарны һәм Дәүләт органнарын дискредитацияләүгә, тыелган мәгълүматны, шул исәптән экстремизм һәм терроризм идеяләрен таратуда чагыла торган хокуксыз эшчәнлеккә нигез булып тора.

Тулаем алганда, ил буенча да, Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы территориясендә дә мондый җинаятьләрнең артуы билгеләп үтелә (2021 елда — 9 җинаять, 2023 елда — 23), моңа шулай ук заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып, физик һәм юридик затларның банк счетларыннан акча урлау да керә. 

Җинаятьләрнең күбесе «социаль инженерия» ысулларыннан файдаланып башкарыла, ягъни мәгълүматны телекоммуникация челтәрләре (кәрәзле элемтә, Интернет челтәре ресурслары) ярдәмендә үз кулларына төшерәләр. Бу җинаять технологиясе кешеләрнең ышанучанлыгына нигезләнгән һәм шактый нәтиҗәле алым булып тора.

Мәсәлән, җинаятьче банк картасын кулланучы кешегә банкның ярдәм яки иминлек хезмәте, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һ. б. булып шалтырата һәм компьютер системасында яки банк счетындагы проблемаларны хәл итү кирәклегенә сылтап, счетны блоклау яки билгесез затлар тарафыннан законсыз гамәлләр кылу омтылышы турында ялган мәгълүматлар биреп, банк картасының конфиденциаль мәгълүматларын ачыкларга тырыша.

Шулай ук җинаятьчеләр еш кына зыян күрүчеләрнең якын туганнары социаль челтәрләрдәге дуслары исеменнән кинәт кенә барлыкка килгән кайгыларын хәл итү өчен акча сорап, билгеле бер сумма күчерүне сорыйлар (җинаять җаваплылыгыннан азат итүдә, ЮТҺдә гаепле булу аркасында килеп чыккан уңайсызлыклар сәбәпле). Еш кына мондый кешеләр үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре итеп тә таныштыралар.

Интернет челтәрендәге сату белән шөгыльләнә торган сайтларда еш кына товарларны сату буенча ялган тәкъдимнәр урнаштыру була. Бу очракта акчаны җинаятьченең счетына күчерүне сорап, товарны сатып алучыга тапшырмый калалар, бу исә дистанцион урлау санала.

Моннан тыш, җинаятьчеләр кулына банк сервислары урнаштырылган кәрәзле телефоннар яки банк карталары эләккәндә, акча еш кына зыян күрүчеләрнең счетларыннан законсыз рәвештә алына: урлаучылар товарларны контактсыз түләү юлы белән сатып алалар, керү пароле булганда — акча банкоматтан алына.

Соңгы араларда «фишинг» дип аталган «социаль инженерия» ысулы киң таралган, ул конфиденциаль мәгълүматларны алуга юнәлдерелгән. Бу очракта явыз ниятле кеше зыян күрүчегә «e — mail» җибәрә, ул банктан яки түләү системасы тарафыннан билгеле бер мәгълүматны «тикшерүне» яки билгеле бер гамәлләр башкаруны таләп итүче рәсми хат буларак килә. Бу хатта, кагыйдә буларак, рәсми сайт кебек ясалган ялган сайтка сылтама, ә анда җинаятьчеләр өчен кирәкле мәгълүматларны (өй адресыннан алып банк картасының пин — кодына кадәр) кертүне таләп итүче форма була.

Социаль инженерия ысуллары шулай ук троян вирусын тарату өчен кулланыла: бу очракта да зыян күрүче кешенең кызыксынучанлыгыннан файдаланалар. Җинаятьче «e-mail», sms яки мессенджерда хәбәр җибәрә, аның эчендә, мәсәлән, антивирусны яңарту өчен сылтама күрсәтелгән. Шулай ук биредә ташламалы сатып алу турында тәкъдим яки кулланучының фиктив җиңүе турында хәбәр булырга мөмкин (сылтама белән). Шул сылтама буенча кергәч, зыян күрүченең компьютерына зарарлы программа урнаштырыла. Шуннан соң җинаятьче читтән торып абонент номерына беркетелгән банк картасы счетыннан акчаны үзенә күчерү мөмкинлегенә ия була.

Әлеге техника нәтиҗәле булып кала бирә, чөнки күп кенә кулланучылар, уйланмыйча, теләсә нинди кушымталар яки гиперссылкаларга басалар. Бу аеруча җәмгыятьнең глобаль цифрлаштырылуы белән бәйле, мондый хәл заманча техниканы үзләштерүдә кыенлыклар кичерүче өлкән яшьтәге, шулай ук артык ышанучан кешеләр белән булырга мөмкин.
Мондый гамәлләр кылган өчен РФ ҖКның 158, 159, 159.3, 159.6 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булгансыз икән, полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез. 

Ленар Мисбахов, 
район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев