Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Наркотикларга каршы

Соңгы араларда иң актуаль проблемаларның берсе - яшьләр арасындагы наркомания.

Күп кенә ата-аналар наркоманиянең куркыныч булуын аңласалар да, проблеманы күрмәмешкә салышалар. "Бу хакта бар да сөйли, тик тирә-юнебездә андый мисал юк", "Балаларым бик кечкенә әле", "Баланы бар нәрсәдән саклап бетереп булмый инде...", "Минем балам белән ул хәл булмаячак" дигән сылтау белән акланалар.
- Гаиләдә хәлләр тотрыклы булмау да яшүсмерләрнең наркотик матдәләргә тартылуына булышлык итәргә мөмкин. Гаилә җылысы, наз, ярату җитешмәү балада тирә-юньдәгеләрнең игътибарын теләсә нинди юл белән, шул исәптән социаль тискәре алым белән үзенә җәлеп итү теләге уятырга мөмкин. Ата-аналар арасында чыккан низаг арткан саен хәвеф дәрәҗәсе дә арта, - ди "Кайгырту" ХСХКҮ нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Марина Бутина. - Бала тәртибендәге түбәндәге үзгәрешләргә игътибар итү кирәк. Бу: бернинди нигез булмый торып даими төстә өйдән чыгып китү (югалу); якыннарына карата салкын мөнәсәбәттә булу; эмоциональ тотрыксызлык; элекке кызыксынуларын югалту; көн режимы үзгәрү; өйдән акча яисә әйберләр югалу. Әлеге берничә үзгәрешне сизсәгез, күз йоммаска, ә махсус үзәкләргә наркологларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Россия балалары - 2017" операциясе кысаларында наркомания профилактикасы сыйфатында "Кайгырту" ХСХКҮ нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан балаларга наркомания һәм аның зыяны турында мәгълүматлар бирүче чаралар үткәрелде.
Социаль хезмәтләр алучы гаиләләрдәге балалар өчен "Без наркотикларга каршы" дип аталган чара булып узды. Программага балалар белән әңгәмә һәм бергәләп "Рәсәй балалары - 2017 - бергә наркотикларга каршы" плакатын әзерләү дә кертелгән иде. Шулай ук "Үз тормышыңны җимермә" акциясе дә үткәрелде, аның барышында балигъ булмаган яңачишмәлеләр арасында буклетлар өләшенде.
22 июньдә "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре тарафыннан "Наркотикларсыз дөнья" дип аталган спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде, анда Петропавел Бистәсендәге мәктәп яны лагерына йөрүче балигъ яшьтә булмаган 20 кеше катнашты. Балалар "Наркотикларның зыяны турында" лекция тыңладылар, спорт уеннарында катнаштылар. Чара ахырында "Без наркотикларга каршы!" плакаты белән барысы да бергәләп фотога төштеләр, балаларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев