Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пилотның гомерен саклап калган табибны бүләкләделәр

Газетабыз бер ай элек район территориясендә авария хәле туып бер вертолетның җиргә утыруы, РҮХ табибы-хирург Илгиз Фазлыевның авария булган җиргә беренче булып ярдәмгә килүе һәм аның тырышлыгы аркасында каты травма алган пилотның исән калуы турында язып чыккан иде инде.

Шимбә көнне, 5 июльдә, Илгиз Фазлыев Шушмада балык тотып утырганда очып баручы вертолетның сәер хәрәкәтләр ясавын һәм бөтенләй егылып төшүен искәрә. Ярты сәгатьтән артык ул аны эзли һәм Яңа Чишмәдән Архангел Бистәсенә таба 8 чакрымлап ераклыкта яр буеннан эзләп таба. Очучыга беренче ярдәм күрсәтеп, "ашыгыч ярдәм" чакырта һәм хастаханәдә аны дәвалавын дәвам итә. Аннан 34 яшьлек очучы Вадим Гыйльмановны Казанга озаталар.
Һәм менә шушы көннәрдә "Ак Барс-Аэро" авиакомпаниясе генераль директоры Петр Трубаев һәм пилотның әтисе (үзе дә очучы) Минәхәт Гыйльманов безнең РҮХгә килеп киткәннәр. Алар Илгиз Фазлыевка олы рәхмәтләрен белдереп, районда кеше бәласына битараф калмаган шундый гаҗәп медицина хезмәткәрләре булуны билгеләп үткәннәр.
-Илгиз Фоат улының медикларның бурычына тугры калып, җитезлек, һөнәри осталык күрсәтүе улымның гомерен саклап калуга ярдәм иткән, - дип сөйли Минәхәт Гыйльманов. - Аллага шөкер, июль азагында ул хастаханәдән чыкты, хәзер өйдә дәвалана,- ди әти кеше. Шушы дустанә очрашу азагында Петр Трубаев һәм Минәхәт Гыйльманов Илгиз Фазлыевка авиакомпаниянең Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырганнар.
Р.S. Шушы көннәрдә очучы Вадим Гыйльманов үзе дә Илгиз Фазлыевка шалтыратып, үзен коткарган өчен олы рәхмәтләрен җиткергән һәм 5 июльдә кабат тууын искәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев