Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәйхан Әхмәтова: «Игелекле эшләр турында сөйләмиләр»

Рәйхан Әхмәтованың тормышы төрле вакыйгаларга бай.

Кешене урын бизәми, ә игелекле эшләре бизи, диләр. Ә акыллы кеше үзенең яхшы гамәлләре турында беркайчан да мактанып сөйләп йөрми. Әмма ничек кенә булмасын, «без капчыкта ятмый», дигәндәй, игелекле гамәлләр дә, аларны эшләүче кешеләрнең исемнәре дә билгесез һәм игътибарсыз  калмый.

Рәйхан Әхмәтованы үз авылында инде күптәннән беләләр, ә менә  районда ул Тубылгы Тау авылының җирле хакимияте 2019 елда «Ел хатын-кызы» республика конкурсына аның кандидатурасын тәкъдим иткәч танылган.  Рәйхан әлеге конкурсның «Хатын-кыз - ана» номинациясендә зона туры җиңүчесе булган.

Ул вакытта 38 яшьлек Рәйхан биш бала анасы гына булып калмыйча, шактый зур хезмәт юлын да үткән булган. 

Рәйханның педагогик һәм иҗади яктан сәләтле булуы ул мәктәптә укыганда ук күренә һәм шушы сәләте алга таба аның һөнәрен һәм тормыш юлын билгели.

17 яшендә Ленино мәктәбен бишлегә тәмамлаганнан соң, ул анда озайтылган көн төркемендә тәрбияче булып эшкә урнаша. Үз эшенә намус белән һәм җаваплы карый. Параллель рәвештә «Башлангыч мәктәп балаларының психологик әзерлеге нигезләре» темасына курслар үтә. 

Рәйхан кияүгә чыга. Беренче игезәк балалары туганнан соң, күп вакытын аларны тәрбияләүгә багышласа да, авыл бәйрәмнәрен үткәрүдә хәйрия ярдәме күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр таба. Сабыйлары үсә төшкәч, әниләрен авыл мәдәният йорты мөдире итеп эшкә чакыралар. Тыныч холыклы һәм тыйнак Рәйхан авылның иҗади тормышында үзенең искиткеч оештыру сәләтен күрсәтә. Шул ук вакытта ул белем алудан һәм үз белемнәрен эшендә кулланудан да туктамый. 1998 елда «Үзешчән халык иҗатын үстерү тенденцияләре һәм проблемалары» темасы буенча квалификация күтәрү курсларын уза. Алабуга мәдәният училищесына укырга керә һәм өч баласы булуына карамастан, 2005 елда аны уңышлы тәмамлый.

Тормыш дәвам итә. Рәйхан Наил кызы җитәкчелегендәге үзешчән коллектив район конкурсларында призлы урыннар яулый. Аның гаиләсендә барысы да - өлкәне дә, кечесе дә төрле чараларда катнаша. Тубылгы Тау АМЙның иҗади коллективын телевизион программада төшерү өчен чакырып алалар. 

Намуслы хезмәте, үз эшенә иҗади карашы өчен Рәйхан Наил кызы күп тапкырлар район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Икенче игезәк уллары тугач, Рәйхан үзенең иҗади һөнәре белән «хушлаша» һәм үз потенциалын, оештыру сәләтен тулысынча гаиләсенә сарыф итә, бар вакытын өенә, өлкән яшьтәге әти-әнисенә ярдәм итүгә багышлый, шул ук вакытта хәйриячелек турында да онытмый.

2015 елда Рәйхан Ленино авылындагы үзләренең гаилә кибетенә эшкә чыга.

Сатучы эше иҗади эш түгел дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. «Кешене урын бизәми...» дигән әйтемне исегезгә төшерегез әле?

Җәй көне кибет янындагы территориядә төзелеш материалларын ташучы транспорт йөреп тору сәбәпле, Рәйхан һәм аның ярдәмчеләре - балаларының куллары белән бизәлгән матур чәчәк түтәлләре күзгә әлләни чалынмаса да, аның каравы, кышын кибет янындагы кардан ясалган күп санлы фигураларга сокланмый мөмкин түгел.  Монда себеркесен тоткан урам җыештыручы да, инструменты белән төзүче дә һәм башка күп кенә эшче һөнәрләрне гәүдәләндергән искиткеч сыннар урын ала.

Менә ул - саткан товарыңа реклама бирүдә иҗади караш! Территорияне иң яхшы бизәү буенча район конкурсында Әхмәтовлар гаиләсе еш кына призлы урыннарга ия була. 

Рәйхан Наил кызы тырышлык, җаваплылык, игелек һәм ярдәмчеллек үрнәге булып тора. Тормышта нинди генә хәл килеп чыкса да, ул аннан чыгу юлын таба белә.

Инде үсеп буй җиткән өлкән балалары мөстәкыйль тормыш итәләр. Һәм әти-әнинең алар өчен күңеле тыныч - балалары эшне ярата, һәр нәрсәнең кадерен һәм кешеләргә ярдәм кулы суза белә торганнар булып үскәннәр.

Әхмәтовларның иркен һәм кунакчыл йортында ике төпчек малайлары үсеп килә, әти-әниләренең үз тырышлыгы, тормышка үз карашлары үрнәгендә аларны әле тагын күп нәрсәләргә өйрәтәсе бар. Малайлар спорт белән шөгыльләнәләр (йөзү, хоккей), әтиләре исә, уллары һәръяклап үсеш алсын өчен, барлык шартларны да тудыра. 

33 еллык хезмәт стажы туплаганнан соң лаеклы ялга чыккач, Рәйхан экзотик үсемлекләр үстерү белән мавыга. Тәрәзә төпләрендә  төрле үсемлекләрнең үсентеләре яшелләнеп утыра - ананас, фисташка һ.б. дисеңме. Ә иң зур бүлмәдә - «оазис» - гаиләне сөендереп бүлмә гөлләре чәчәк ата.

Рәйхан үз хуҗалыкларында үстергән терлек итеннән бик күп тәмле ризыклар әзерли.

Әхмәтовлар гаиләсенең хәйрия эшчәнлеген аеруча билгеләп үтәсе килә. Менә инде күп еллар дәвамында бер генә чара да әлеге игелекле кешеләрнең ярдәменнән башка үтми - Сабантуй да, балалар учреждениесендә Яңа ел бәйрәмнәре дә, мәчеттә Корбан бәйрәмендә хәйрия ашлары да, физик ярдәм һәм шулай ук СВО зонасындагы солдатларга һәм мохтаҗ авылдашларына ярдәм.

Әмма бу хакта Малик һәм Рәйхан Әхмәтовлар үзләре сөйләми, алар өчен башкалар - күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтле булган кешеләр сөйли.

Игелекле гамәлләр башкару әлеге гаиләдә гадәткә кергән. Алай гына да түгел, бу - аларның яшәү рәвеше.

Рәйхан Әхмәтованы белүче һәр кеше аның исеме «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» китабында лаеклы урын алачак, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев