Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда чәчү эшләренең беренче атнасына йомгак ясалды

Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның чәчү эшләрендә хезмәт ярышының беренче атнасына йомгак ясады.

Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда «Агро-Основа» ҖЧҖдән Евгений ХОЛИН (ул «Роса» агрегатында 1778 гектарда) һәм «Скоков Н.А.» КФХдан Сергей УШАКОВ (МТЗ-1221 тракторында 489 гектарда) чәчүлекләрне тукландырдылар һәм җиңүчеләр дип танылдылар.
Туңга сөрелгән җирләрне, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда «Козлова М.И.» КФХдан Евгений КЛЮШКИН һәм «Архангельское «КФХ» ҖЧҖдән Андрей ЛООС җиңүчеләр булдылар, алар 420 һәм 627 гектарда тырмаладылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов атна алдынгыларына кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Кызыл әләм һәм премия Е.Клюшкинга тапшырылды. Л.Богомолов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев