Шимбә көнне, 17 февральдә Яңа Чишмәдә җыр - биюләр, төрле уеннар һәм ярминкә белән кышны озату бәйрәме булып үтте.
Гадәттәгечә ул РМЙ янындагы үзәк мәйданда һәм базар тирәсендә оештырылды. Май чабу бәйрәмен коймактан башка күз алдына да китереп булмый. Яңа табадан төшкән кайнар коймак, чәй, конфет, печенье һәм башка тәм-томнар белән сыйлауны Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты оештырган. Район үзәгендәге балалар бакчалары хезмәткәрләре һәммәсен дә шарлар һәм кулдан ясалган әйберләр белән бизәлгән "коймаклы өстәл" янына чакырдылар. РМЙ янындагы икенче өстәлне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән. Салкын көнне кайнар коймак белән чәй эчеп җылынып алуы нинди рәхәт, шуңа күрә өстәл яныннан халык өзелмәде. Ә кулларына коймак тотмаган бер генә баланы да күрмәссең...
Мәдәни программада районның барлык АМЙ-ры да катнашты. Кояш, Кыш бабай һәм Кар кызы, Яз чибәре белән берлектә әйлән-бәйлән уйнап Кышны озаттылар, ә Язны каршы алдылар, төрле бизәкле яулыклар, калфаклар, чуаш һәм әрмән орнаментлары да чагылыш тапты. Чөнки бу бәйрәмне төрле милләт халкы бәйрәм итә. Рус халкының Масленицасын, татарның Нәүрүз бәйрәме, чуашларның Саварни, әрмәннәрнең Барекенданын халык җырлары һәм биюләре, сәхнәләштерелгән тамашалар белән бергәләп билгеләп үттеләр. Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында, тагын бер елдан соң очрашырбыз дигән теләктә, кыш белән хушлаштылар.
Ерак түгел мәйданчыкта БЯСМ хезмәткәрләре балаларга туп, кәшәкә һәм алка белән уйнарга, капчыкта, кашыкка йомырка куеп йөгерергә, аркан тартышуда катнашырга тәкъдим иттеләр. Башта катнашырга теләүчеләр аз иде, әмма тиздән дәресләрдән соң мәктәп укучылары килеп кушылды һәм аркан бер дә буш тормады. Бераз читтә карлы трасса буйлап карт-клуб картингистларының күрсәтмә чыгышлары булды.
Бәйрәм ярминкәсендә өч литрлы банкалардагы өйдә җитештерелгән сөтне тиз арада (иртәнге 8 гә чаклы) алып та бетерделәр, бераз соңрак 1,5 литрлы шешәләрдә сөт һәм эремчек алып килделәр. Сәүдә рәтләрендә дуңгыз итен 230-240 сумнан алдылар (тозларга), пилмән, инде әзер ысланган һәм тозланган сало, койка ясарга дуңгыз аяклары һәм башы да, ШЯХ дан башка ит продукциясе дә бар иде. Туңдырылган карп һәм толстолобик (180 шәр сумнан) балыкларын да, 120 сумнан (кг) эре чуртан балыгын да халык бик яратып алды.
Язгылыкка 250 сумнан яшь тавыклар да, 350 сумнан токымлы чуар тавыклар да саттылар. Адлер токымлы (250 сумнан) әтәч тә бар иде. "Зубов В.С." КФХ дан алып килгән 15 дуңгыз баласының сәгать 11 ләр тирәсенә бишесе сатылды (бер башы 3 мең сумнан). Инде яз айлары якынлашып килсә дә, киез итек сатып алучылар да булды: өч пар саттык, дип мактанды сатучылар.
Авыл мәдәният йортлары артистлары ике сәгатьтән артык халык күңелен күтәрде һәм, ниһаять, кыш карачкысын яндырыр вакыт та җитте. Ул бик тиз кабынып китеп, күз ачып-йомганчы янып та бетте, ә балалар исә аның янында әле бик озак уйнады, сикерде.
Ольга ИВАНОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев