Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай музеенда «Халыклар дуслыгы — тынычлык нигезе» чарасы узган

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге көн тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.

Бу көн — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендә бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.

Тарихта эз калдырган әлеге көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз — төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүләре, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлек илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга булышкан.

Шул уңайдан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы җитәкчесе «Халыклар дуслыгы — тынычлык нигезе» дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырган. Чарада катнашучы мәктәп укучылары бәйрәм тарихы белән танышканнар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапканнар һәм халыклар дуслыгын чагылдырган рәсемнәрне буяганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев