Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан делегациясе “Сәмум“да булды

2017 елның 28-30 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясе "Сәмум" ракета кораблендә булды.

Делегация Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Делегация составында шулай ук ТР да кеше хокуклары буенча вәкиллекле вәкил Сәрия Сабурская, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, ТР-ның Биектау районы хәрби комиссары Александр Найденов, ТР-ның Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгат Габдуллин, ТР Нурлат районы хәрби комиссары Закир Абдуллин, ТР министрлар кабинеты аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру буенча идарә начальнигы Гүзәл Шакирова, ТР Премьер-министр урынбасары ярдәмчесе Рамил Зәкиев, "Черноморец" Республика үзәге җитәкчесе Евгений Ветров, ТР Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк та бар иде.
Делегация әгъзалары Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары белән таныштылар, "Сәмум" ракета корабында хезмәт итүче егетләр белән әңгәмә корып алдылар. Яңа Чишмә районы тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты барышында шунда хезмәт итүче егетләргә һәм шефка алынган хәрби часть офицерларына бүләкләр бирелде. Шулай ук Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Татарстаннан изге теләкләр язылган котлаулар да тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев