Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әти-әнисе мирасын барлап яши

Халык күңеленә "калфаклы сандугач" булып кереп калган Сара Садыйкованың мирасын барлау дәвам итә. Сара Садыйкова - популяр драма артисткасы, татар опера театрының күренекле солисткасы, 20-30 елларның мәшһүр җырчысы.Ул йөзләгән онытылмаслык җырлар бүләк итеп калдырган татар композиторы.

6 октябрьдә бездә Шахмай урта мәктәбе директоры Камил Хәйруллин чакыруы буенча үзенчәлекле кунак - Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская булды.
Әлфия Айдарская - татар халкының югары белемгә ия беренче татар режиссеры, актер, Мәскәү татар театрына нигез салучы, беренче «Сания» татар операсын сәхнәгә куючы олы шәхес Газиз Айдарский һәм югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы Сара Садыйкованың бердәнбер кызы, балерина, татар классик балет сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Ул гомере буе сәнгать һәм театрга хезмәт иткән. Татар сәнгате күгендә аның үз юлы, аның хезмәт өлеше бәһаләп бетергесез.
Әлфия ханымга тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. "Әнкәй 1922 елдан Мәскәүгә китеп барган. Бала чакта күпчелек мин дәү әниләремдә - Бишбалтада яшәдем. Әтием Газиз Айдарский үлгәндә мин сигез яшемдә, Мәскәүдә идем. Әти үлгәч, әнкәй мине Уфага алып китте. 1935 елны Уфадан Ленинградка балалар белән балет училищесына китеп бардым. Бөек Ватан сугышына кадәр шунда укыдым. 1941 елның көзеннән Казанда эшли башладым. Бу вакытта, 16 яшьлек кыз, май аенда Ленинградта паспорт алырга өлгергән идем. Паспортка әткәемнең фамилиясен яздырдым. 1952 елны кияүгә чыккач та, Айдарская булып калдым. Иң авыр чорда, сугыш елларында, әнкәй белән ачлы-туклы бергә яшәдек", - дип ачынып сөйләде Әлфия ханым.
Хезмәт һәм сәхнә ветераны Әлфия Айдарская укытучыларны, укучыларны "калфаклы сандугач"ыбызның иҗат юлы белән таныштырды һәм мәктәп китапханәсенә "Бибисара моңнары" һәм "Ил кызы " китапларын бүләк итте. Әлфия ханымның Шахмай урта мәктәбенә килүенең тагын бер җитди сәбәбе бар: шагыйрь Сибгат Хәким безнең авыл егете, милиция хезмәткәре Хәмит Хәйруллинга (ул сугышчан постында тәртип саклаганда бандит тарафыннан чәнчеп үтерелә) багышлап "Шахмай егете" исемле шигырь язган булган, Сара Садыйкова исә аны көйгә салган. Әлфия Газиз кызы шушы җырны Шахмай халкына җиткерүне үзенең изге бурычы итеп саный һәм безнең якларга килеп чыга.
Кичә барышында бер төркем укытучылар һәм шушы юллар авторы башкаруында Сара Садыйкова көйгә салган "Казан кичләре", "Җидегән чишмә" җырлары яңгырады. Ветеран укытучы Әсхать Шәрипов шушы изге гамәле өчен Әлфия ханымга рәхмәт белдерде һәм истәлеккә үзенең "Энҗе бөртекләре" китабын бүләк итте.
Очрашудан соң Әлфия Газиз кызы музейда булды, һәрбер экспонатны кызыксынып карады. Әтисенең архивында Мирхәйдәрнең энекәше Рифкат Фәйзуллин турында материаллар барлыгы турында сөйләде (ул Газиз Айдарскийның труппасында уйнаган), аларны музейга тапшырачагы турында әйтте.
Тынгысыз йөрәкле, ару-талуны белмәс Әлфия ханым һәрвакыт каядыр ашыга, архивларда казынып, ул әти-әнисе турында материаллар җыя, моңарчы нәшер ителми калган иҗади мирасны барлый, аларны халыкка чыгаруда зур көч куя. Әлфия ханым, 92 яшендә булуына да карамастан, көр күңелле, энергияле шәхес. Алдагы елларда да канатланып яшәргә язсын бу тынгысыз һәм ихлас күңелле, олы җанлы сәнгатькәргә!
Гөлнар Сабирова, "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее" директоры
Әлфия Айдарская Камил Хәйруллин белән. Гөлнар Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев