Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төп бүләк Черемухово Бистәсенә китә

26 ноябрьдә Яңа Чишмә почта элемтәсе бүлегендә газетабызның иң актив һәм иң тугры укучылары арасында язылу декадасы нәтиҗәләре буенча призлар уйнатылды. Бу вакыт эчендә 2020 елның беренче яртыеллыгына газетага 200гә якын кеше язылган.


Призлар арасында хуҗалыкта кирәкле әйберләр: савыт-саба, кухня, бакча һәм төзелеш кирәк – яраклары, электр-көнкүреш товарлары, дивар картинасы-барлыгы 16 әйбер бар иде. Төп приз – “болгарка”. Барлык бүләкләр дә район эшмәкәрләренең иганә акчасына алынды. Ярышларда район үзәгеннән һәм район торак пунктларыннан абунәчеләр дә катнашты.
Иң беренче булып Яңа Чишмәдән Т. Соколова  кружкалар җыелмасы алды.  Приз уйнату барышында Яңа Чишмәдән Н. Селиверстов, К. Сабиров, Э. Билалова, Л. Лазарева, Г. Мусина, И. Сударкина, Чуаш Чабаксарыннан О. Николаева, А. Якимкин, Т. Зайцева, Яңа Иванаеводан Н. Киселев, Чертуштан Г. Морадыймова һәм Вәлиев, шулай ук В. Ильин, О. Муханова кебек абунәчеләргә дә бәхет елмайды.
Төп приз Черемухово Бистәсеннән Анна Зубовага эләкте.
Хөрмәтле абунәчеләр, приз уйнатуда катнаша алмаучылар редакциягә килеп, призларыгызны алуыгызны сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев