Җәмгыять
Төп приз - Красный Октябрьгә
605
0
0
Безнең редакциядә Красный Октябрьдә яшәүче Анатолий Остолопов булып китте, аңа призлар уйнатып безнең газетага язылу ункөнлеге нәтиҗәләре буенча төп приз - өстәл-тумба алуга сертификат тапшырылды.
- Призлар уйнатылган көнне, 28 ноябрьдә, без катнаша алмадык, язылу турында квитанцияне генә җибәргән идек, - дип сөйләде Анатолий Петрович. - "ЯЧХ" - дә үзебезнең бүләк отуыбыз хакында укып белгәч, бик сөендек, рәхмәт сезгә.
Анатолий һәм Надежда Остолоповлар бүгенгесе көндә лаеклы ялда, гомерләре буена мәктәптә укытучы булып эшләгәннәр.
- "Яңа Чишмә хәбәрләрен" 1984 елдан бирле яздырып алабыз, аны гаиләбез белән укыйбыз, газета бик кызыклы, безгә ошый, - диде Анатолий Остолопов һәм приз алу өчен "Домой" җиһаз кибетенә китте.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев