Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тубылгыда чәй бәйрәме

Борынгы Кытай легендалары чәйнең барлыкка килүе турында сөйли. Элек-электән көтүчеләр сарыкларның тауда үсүче яшел чәй үләннәрен ашагач рәхәтләнеп йөгерә башлауларын күзәткән. Көтүчеләр бу тылсымлы үләнне үзләрендә сынап караган. Киптереп, кайнаган суда пешереп, хуш исле, көч бирүче төнәтмә эчкәннәр.

Бүген исә иртәбезне дә, кичебезне дә чәйдән башка күз алдына китерүе дә авыр. Аеруча безнең татар халкы үлән чәйләрен ярата: мәтрүшкә, гөлҗимеш, җиләк, юкә чәчәге, мелисса, карлыган, бөтнек һәм башка миллионлаган чәй төрләре. Тубылгы Тау авыл мәдәният йорты оештырган бәйрәмдә сүз нәкъ менә шулар турында булды да. Балалар һәм авыл халкы чәй турында бик күп мәгълүмат белде, концерт карап, тәмле чәйләрдән авыз иттеләр. Бәйрәм өстәле, әлбәттә, татар халкының яраткан ризыклары: коймак, җәймә, пәрәмәчсез булмый, өлкәннәр дә буш кул белән килмәгән, өстәл тәм-томнардан сыгылып тора иде. Гади генә көннән дә зур бәйрәм ясый белә тубылгытаулылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев