Ветеран медаль белән бүләкләнде
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысын да “Фидакарь хезмәт өчен“ дип аталган республика медале белән бүләкләячәкләр.
Бу карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Җиңү көне алдыннан кабул ителгән. Медальләр 2369 ветеранга тапшырылачак, шул исәптә безнең районнан да 9 ветеранга.
Җиңү көне алдыннан республиканың кайбер районнарында сугыш ветераннарына тантаналы шартларда республика җитәкчеләре тарафыннан медальләр тапшырылды инде.
Җиңү көнендә, 9 майда, тантаналы митингта “Фидакарь хезмәт өчен“ дигән беренче медаль Тубылгы Тау авылыннан сугыш ветераны Хәниф Зариповка тапшырылды. Ул бу медальгә республика хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур өлеш керткәне өчен лаек булган. Медальне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм “ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге“ ДУ идарәчесе Рамил Гайзатуллиннар тапшырды.
Ветеранның күп санлы орден һәм медальләре янына әлеге лаеклы бүләге дә өстәлде. Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев