9 августта Яңа Чишмәдә "Автоледи - 2017" республика конкурсының район этабы булып узды.
Районда автомобиль йөртүче хатын-кызлар күп булса да, конкурста катнашырга нибары бишесе генә батырчылык итте.
Алар ЮХК буенча компьютерда тест тапшырдылар, аннан соң аграр колледж филиалы автошәһәрчегендә фигуралы йөртү буенча ярыштылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты баш бухгалтеры Евгения Конанерова җиңүче булды. Ул 1 дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде, 18 августта Казанда конкурс финалында безнең район данын яклаячак.
Конкурста катнашучы Наталья Шолгина, Ләйсән Кадыймова, Наталья Сергеева һәм Илһамия Мөдәрисова да бүләксез калмадылар.
ЮХИДИ бүлеге ЮХК-ен, автомобиль белән идарә итү һәм аварияләрсез йөрү күнекмәләрен яхшы белүләре өчен катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев