Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләр Троицаны бәйрәм иттеләр

4 июньдә район үзәгендә яшәүче православие динендәге халык Изге Троица көнен билгеләп үтте. Яңа Чишмәдәге Изге Троица чиркәвендә гыйбадәт кылуны Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен үткәрде.

Изге Троица бәйрәмендә үлән һәм чәчәкләрдән такыялар үреп, өйләрне бизәргә тиешләр. Чиркәү идәннәренә кыр үләннәре, каен ботаклары җәяләр, вазаларга чәчәкләр куялар, бу исә Изге Рух аркасында кешеләргә яңалык кертү символы булып санала.
Руханилар Троицада яшел төстәге гыйбадәт киемнәреннән булырга тиешләр. Яңа Чишмә чиркәвендә дә бу көнне бәйрәмчә киенгән халык байтак иде. Епископ Парменны ипи-тоз, чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар, ә районның яшьләр православие оешмасы христиан бәйрәмнәренә багышланган хәйрия күргәзмәсе оештырган. Бәйрәм киемен кигәннән соң ул дини литургияне башлап җибәрде. Владыкага аның белән бергә килгән руханилар, Яңа Чишмә мәхәлләсе благочинные һәм чиркәү башлыгы Петр атакай, Чистай чиркәвенең җырчылар хоры ярдәм итте. Гыйбадәт кылу ике сәгатькә сузылды. Ул тәмамлангач, мәхәлләгә килүчеләрне Изге Троица көне белән котладылар, вәгазьләр әйтелде.
Әмма моның белән генә бәйрәм төгәлләнмәде әле. Яңа Чишмә гимназиясенә кадәр элек билгеләнгән тәре йөреше, һава шартлары үзгәрү сәбәпле, булмады. Мәхәлләгә килүчеләр автобусларга, автомобильләргә утырып гимназиягә килделәр, анда алар өчен бәйрәм концерты һәм чәй табыны әзерләнгән иде.
Гимназиягә керү юлында һәм актлар залына чаклы кунакларны рус милли киемнәре кигән, каен яфракларыннан ясалган такыялардан, гармунга кушылып җырлаган кызлар каршылады. Сәхнәдә яңачишмәлеләрне Черемухово, Ленино, Яңа Иванаево һәм Екатерина, Архангел авыл мәдәният йортларының фольклор коллективлары һәм хуҗалар үзләре - РМЙ артистлары һәм "Селяночка" ветераннар ансамбле бәйрәм белән котладылар. Концертта матур итеп киенгән катнашучылар чиратлашып та, бергәләшеп тә халык уеннары һәм Троицага карата җырлар җырлап, әйлән-бәйлән уйнадылар, бәйрәмнең төп символы булган каенга мәдхия җырланды. Тамашачылар исә рәхмәт йөзеннән артистларны алкышларга күмделәр, ә соңыннан Ленино авылыннан гармунчылар - Демидовлар дуэты уйнаган көйгә рәхәтләнеп биеделәр.
Гимназия ашханәсендә кунакларны бөккәннәр, яшелчә, җиләк-җимешләр, тәм-томнар белән чәй табыны көтә иде. Өстәлләрне районның социаль хезмәткәрләре әзерләгән.
Бергәләшеп дога кылганнан соң кунаклар, бик канәгать булып, өйләренә таралыштылар.
Яңа Чишмәдә шул рәвешле Троицаны бәйрәм итү район җитәкчелеге ярдәмендә җирле чиркәү, авыл оешмаларындагы православие динендәге җитәкчеләр инициативасы белән оештырылган, бәйрәмдә катнашучылар аларга зур рәхмәт белдерәләр. Әлегедәй ярдәмне 60тан артык кеше күрсәткән.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев