“Яшәгән саен яшисе килә...“
7 июньдә Зирекле авылында яшәүче Сафина Хилалия Минвәли кызына 90 яшь тула. Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективы аның өендә булды һәм юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, иминлек теләде.
Хилалия апаның әти-әнисе гаиләсендә 9 бала була, ул сигезенчесе. Кызганычка каршы, ул үзе һәм кечкенә сеңелесе Кәүсәрия генә исән калган (Кәүсәрия 2016 елда вафат булды). Балаларның калганнары 1921 елгы ачлыктан яки бераз соңрак үлгәннәр.
Әтисе Минвәли Сөнгатуллин Ерыклыдагы юл бүлегендә мастер булып эшләгән. Үзенең Казан-Оренбург трассасы участогын тәртиптә тоткан. Әнисе Гаҗилә Гыйният кызы балалар тәрбияләгән, хуҗалык эшләрен башкарган. Гаилә беренчеләрдән булып колхозга кергән.
Кечкенә Хилалия бик яшьли гаиләдәге, колхоздагы эшләрне башкаруга керешә. Яшьтәшләре кебек үк, колхоз бригадирының нарядларын карусыз үти. Шуңа күрә “1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен“ медале белән юкка гына бүләкләнмәгән. Мондый медальне аның әтисе һәм тагын 185 Зирекле кешесе алган.
Аның булачак ире Сафин Салих Гали улы 1942 елның көзендә фронтка алына. Ленинград фронтында, Эстониядә сугыша, туган авылына 1950 нче елда гына 3 нче төркем инвалид булып кайта. “Хәтер“ китабына һәлак булучылар исемлегенә кертелгән була, әти-әнисе хәтта “кара кәгазь“ дә алган.
Хилалия апа белән алар 1953 елның 4 декабрендә өйләнешәләр. Гаиләдә алты бала туа. Зур гаиләне ашатырга, киендерергә кирәк бит, шуңа да ул ире белән 12 ел Красновидово авылында (хәзер ул юк инде) колхоз сарыкларын көткәннәр. Фермадагы сарыкларны үзләре үк саклаганнар да. Ул чактагы законнар кырыс булган, бер сарык югалса да, көтүчегә түләргә туры килгән.
Соңгы 7 елда колхоз амбарларында эшләгәннәр: ире – склад мөдире, Хилалия апа аның ярдәмчесе булган.
Балалар үскән, белем алган, һөнәрле булганнар. Тумыштан сукыр булган олы балалары – Розалия белән Минхаҗи Лаештагы махсус мәктәпне тәмамлаганнар, белгечлек алганнар. Розалия хәтта Алабугадагы пыяла банка капкачлары җитештерү буенча мастер урынбасары булып та эшләде. Абыйсы Минхаҗи да шунда хезмәт куйды. Розалия кияүгә чыгып, сау-сәламәт ир бала тапты – Фәниле дөньяга килде. Хәзер Розалия айлар буе әнисе янында яши, аны тәрбияли. Без килгән көнне аны сеңелесе Лилия алыштырган иде, ул махсус шуның өчен кайткан.
Кызганычка каршы, Хилалия апа ике улын җирләде: 2000 елда 44 яшендә Минхаҗиен югалтты, Рафик улы быел үлде, аңа 55 яшь иде. Розалия һәм Лилиядән кала, тагын уллары Тәбрис белән Миншакир бар.
Әлбәттә, Хилалия апаны югары кан басымы, күзләре һ.б. авырулары борчый, әмма ул хәзерге язмышына рәхмәтле. “Күпне күрдек, тик Ходай Тәгалә барысын да җиңәр өчен көч бирде“, - ди ул. Хилалия апа бар кешегә дә яхшылык һәм сәламәтлек тели, беркайчан да сугышлар булмасын иде, ди.
Өлкән яшьтә булуына да карамастан, аның хәтере бик яхшы. Үткән тормышындагы вак-төяк вакыйгаларны да хәтерли ул, аның һәр адымында таянычы булган иренә дә, үзен карап, тәрбияләп торучы балаларына да бик рәхмәтле.
Без аның белән саубуллашканда, ул: “Яшәгән саен яшисе килә, якты дөньяны калдырып китәсе бер дә килми“, - диде.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле авылы
Мидхәт Газыймов, Хилалия апа, аның кызы Лилия, оныгы Ландыш (сулдан уңга).
Лидия Лотфуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев