Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл булган җирдә тормыш бар

"Алексеевскдорстрой" ААҖ нең Яңа Чишмә участогы юл төзүчеләре башкарылган эш күләмен елдан-ел арттыралар. Аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без участок начальнигы Динар Әхмәтшин белән очраштык һәм башкарылган эшләр турында сөйләвен үтендек.

- Агымдагы елда юлларны ремонтлау һәм төзү, берничә торак пункттагы урамнарга вак ташлы-комлы катнашма түшәү буенча байтак эшләр эшли алдык, - дип билгеләп үтте ул. - Быел төзү һәм ремонт эшләренең тулаем күләме 300 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.
- Кайда һәм нинди эшләр эшләнде?
- Район үзәгендә Төзүчеләр урамында 260 метр юлга асфальт түшәлде, Чаллы Башындагы урамнарның берсендә 750 метр озынлыгында ике катлы асфальт салынды, Архангел Бистәсендә, Шахмай, Бакташ, Красный Октябрь, Яңа Чишмәдәге урамнарга (4234 метр озынлыгында) вак ташлы - комлы катнашма салынды. Район үзәгендә шулай ук Ленин урамында тротуар ремонтлыйбыз һәм төзибез. Бу эшләргә 35 млн. сум тирәсе акча сарыф ителде.
- Авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчаларына урамнарга вак ташлы-комлы катнашма түшәү каралган, бу эшләр кайларда башкарылган?
Ленино, Тубылгы Тау, Әдәмсә һәм Черемухово Бистәсендәге урамнарга вак таш җәелгән. Петропавел Бистәсендә һәм Акбүредә бу эшне эшлисе бар әле. Әлеге максатларга 11 млн. сум акча планлаштырылган.
- Мәгълүм ки, юл булган җирдә тормыш бар. Сорамый кала алмыйм, Архангел һәм Черемухово Бистәсендәге юлларга кайчан асфальт түшәләчәк?
- Әйе, 1 км юлга асфальт түшәү 20 млн. сумнан артыкка төшә. Без Архангел Бистәсенә таба юлга асфальт сала башладык (быел 1 км тирәсе булыр) һәм ул республика программасы буенча тотрыклы финанслау булганда 2019 елда төгәлләнәчәк.
Черемухово Бистәсендәге юлга килгәндә, монда нефть компанияләре аша финанслау мәсьәләсе карала, башка берни дә әйтә алмыйм.
- Юлларны тиешле хәлдә тоту буенча да байтак эшләр эшләнә.
- Әйе, юл кырыйларындагы (ярлары), юл читләрендәге чүп үләннәрен даими төстә чабып торабыз, кышын кардан чистартабыз, һәр урында (кирәк булган җирләрдә) юл билгеләре урнаштырабыз, юл тамгалары ясыйбыз. Барлык гомумбелем бирү учреждениеләре тирәсендә тиешле билгеләр һәм ясалма тигезсезлекләр куелган. Юлларны тотуга каралган акча 46 млн. сум тәшкил итә.
- Динар Фаилевич, коллективта ничә кеше эшли, барлык шартлар да булдырылганмы?
- Эшләүчеләр саны елдан-ел арта, бездә хәзер 120 гә якын кеше эшли. Хезмәт хакы вакытында бирелә (айга ике тапкыр), ул начар түгел. Үзебезнең ашханәбез бар, туклану яхшы, биналарда һәм гаражларда җылы, барлык шартлар да булдырылган. 35 берәмлек техниканың барысы да төзек, асфальт заводы да яхшы эшли, тәүлек әйләнәсенә 2000 тонна асфальт чыгарабыз. Безнең продукция шулай ук Чирмешән, Лениногорск, Чистай районнары юлларын асфальтлауга да китә.
Китерелә торган материалларның сыйфатын (ПГС, ком, вак таш һ.б.) һәм җитештереп чыгарыла торган асфальт-бетон сыйфатын даими төстә безнең лаборатория тикшереп тора.
Хезмәткәрләребезнең күпчелеге намус белән, бөтен күңелләрен биреп эшлиләр. Үзебезнең һөнәри бәйрәмебез алдыннан аларның исемнәрен атап үтәсем килә. Болар: тракторчылар Якуб Фәсхетдинов һәм Николай Глазунов, экскаваторчылар Фәргат Бәдгетдинов һәм Александр Стариков, шоферлар Николай Роднин, Владимир Быстренин, Александр Банцырев һәм Николай Денисов, юл эшчеләре Айдар Гәрәев һәм Айнур Кашапов һәм башка бик күпләр.
- Юлларны кышкы чорда карап торуга (тотуга) сез әзерме?
- Шушы еллар эчендә кышкы вакытларда проблемалар булмады, быел да булмас дип уйлыйм. Бездә 25 берәмлек техника әзер һәм, әгәр дә кирәк булса, алар тәүлек әйләнәсе эшләячәкләр.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, барлык юл төзүчеләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, исәнлек-саулык, иминлек һәм яхшы юллар телим.
Әңгәмәне Азат Мусин алып барды
Экскаваторчы Александр Стариков, участок начальнигы Динар Әхмәтшин, грейдерчы Владимир Краснов һәм шофер Леонид Сидоров Яңа Чишмә-Архангел Бистәсе юлы төзелешендә. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев