Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Агро-Основа» ширкәтендә 30га якын ир-ат машина белән сыер саву операторлары булып эшли һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә

Март нәтиҗәләре буенча иң югары савым – 79,3 тонна – «Агро-Основа» ҖЧҖнең Акъяр бүлекчәсеннән Рәхим Вафоевта. Аның белән бергә эшләүче абыйсы Самареддин аннан бераз калыша (77,1 тонна).

Алар операторлар булып инде 1,5 елдан артык эшлиләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Агрофирманың Акъяр бүлекчәсе идарәчесе Фәргать Булатов алар турында эшне төгәл башкаручан, тәртипле хезмәткәрләр, ди. «Беренче вакытта, билгеле, аларга кыенрак булды, тел проблемасы да бар иде, ә аннары күнегеп, татар телен дә өйрәнделәр (үзбәк теле белән охшаш), ә русча әлегә начаррак беләләр», - дип елмая ул.
Алар безгә Үзбәкстанның Сурхандарь өлкәсеннән, Татарстанда эшләүче якташлары тәкъдиме белән килделәр.
Алар белән аралашканда үзләре дә авылдан булулары, физик хезмәткә яшьтән өйрәнүләре һәм мал-туар карый белүләрен билгеләп үттеләр.
- Эш безгә бик ошый, үзвакытында яхшы хезмәт хакы алабыз - аена 35-40 мең сум, - ди бертуганнарның өлкәне Рәхим. - Терлекчеләр өчен шартлар тудырылган, үзебез белән берни дә йөртмибез. Азык тарату механикалаштырылган, сөт үткәргече бар, көнгә ике тапкыр савабыз. Безнең төркемнәрдә 60шар сыер.
Аларның туган якларында гаиләләре бар, икесенең дә икешәр баласы, ай саен хезмәт хакларының зур өлешен өйләренә җибәрәләр.
- Кече энебезнең туена кайтырга теләгән идек, әмма коронавирус аркасында әлегә чикләр ябылган, - диләр алар.
Алар Акъярда аерым йортта яшиләр (торакны «Агро-Основа» ҖЧҖ биреп тора), ризыкны үзләре әзерлиләр, кирәк икән, ашханәдә дә аз гына акча түләп ашарга була.
- Безнең бүлекчәдә Урта Азиядән терлекчелектә 10га якын кеше эшли, - ди Фәргать Булатов. – Ә бөтен агрофирмада, мөгаен, 30га якындыр. Аларның күбесе тырыш һәм намуслы хезмәткәрләр.
Хуҗалыкта азык җитәрлек, кышлату азагы уңышлы уза – бүлекчә узган ел белән чагыштырганда сөтне ике тоннадан артык сата һәм монда Вафоевлар кебек машина белән сыер саву операторларының өлеше бар.
Абыйлы-энеле Рәхим һәм Самареддин Вафоевлар Фәргать Булатов белән бергә. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X