7 апрель 2020 яңалыклары
-
Россия Пенсия фондының Яңа Чишмә бүлегендә 2019 елда электрон формада кабул ителгән гаризалар саны 99,3% тәшкил иткән
РПФ хезмәтләре өчен электрон рәвештә мөрәҗәгать итүче гражданнар саны елдан-ел арта бара. 2019 елда Яңа Чишмә бүлеге тарафыннан шундый 1743 мөрәҗәгать кабул ителгән, бу 2018 елга караганда 518гә күбрәк. Бу-барлык мөрәҗәгатьләрнең 99,3 % ы. Электрон хезмәтләр күрсәтү буенча пилот проектларны гамәлгә ашыру турында РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева сөйләде.
-
Татарстан Язучылар берлеге рәисе: Конституциядәге төзәтмәләргә өмет белән карыйм
Мәдәниятне илнең Төп законында инде күптән аерым пункт белән билгеләргә кирәк иде, дип саный Данил Салихов.
-
Яңа Чишмә хастаханәсендә диспансерлаштыру туктатылган
Йогышлы вирус таралуны булдырмау максатларында Яңа Чишмә РҮХдә диспансерлаштыру туктатылды.
-
«Агро-Основа» ширкәтендә 30га якын ир-ат машина белән сыер саву операторлары булып эшли һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә
Март нәтиҗәләре буенча иң югары савым – 79,3 тонна – «Агро-Основа» ҖЧҖнең Акъяр бүлекчәсеннән Рәхим Вафоевта. Аның белән бергә эшләүче абыйсы Самареддин аннан бераз калыша (77,1 тонна).
-
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында сөт сатудан кергән табыш - 1,7 млн. сум
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 67,5 тонна сөт саталар. Югары майлылыкны (3,7 %) исәпкә алып, зачет авырлыгында сату 73,5 тонна тәшкил итә.
-
Балаларны дистанцион укыту башланды
6 апрельдән башлап районның 1415 укучысы дистанцион укытуга күчте.