Үз хуҗалыкларын үстерү өчен быел акъярлылар 9,5 млн. сумнан артык акча тоткан.

Район администрациясендәге чираттагы атналык киңәшмәдә Акъяр авыл җирлегенең социаль-икътисади хәле турында җирлек башлыгы Дамир Садретдинов мәгълүмат бирде.
Бераз тарих
Авылга 17 гасырда нигез салынган. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда аны Чаллы елгасының комлы яры аркасында Ак Яр (Белый Яр) дип атаганнар.
Халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, авылда җил тегермәннәре һәм ярма яргычлар булган.
Тирә-якта беренчеләрдән булып (1919 елда) авылда авыл советы оештырылган, 1929 елда беренче «Марс» колхозы төзелгән, соңрак ул «Маяк» дип атала башлаган, 2005 елдан авыл «Агро-Основа» ҖЧҖ бүлекчәсе булып тора.
2026 елның 1 октябренә прописка буенча халык саны 334 кеше тәшкил итә, даими яшәүчеләр — 264.
Хезмәт ресурслары һәм демография
Хезмәткә сәләтле халык саны 142 кеше (гомуми санның 42,5%).
Алардан:
- 26 кеше муниципаль учреждениеләрдә эшли;
- 25 кеше авыл хуҗалыгында мәшгуль;
- 12 кеше сәүдәдә;
- 15 кеше сәнәгатьтә эшли;
- 29 кеше районнан читтә эшли;
- 8 кеше — студентлар.
Демографик хәл, кызганычка каршы, сөендерми — 2026 елда бер бала да тумаган, 2 кеше вафат булган. Авылда 60 яшьтән өлкән 85 кеше яши.
Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ШЯХ)

Җирлек территориясендәге төп предприятиеләр — «Чистай-Агро» ҖЧҖ һәм «Агро-Основа» ҖЧҖ, шулай ук ике КФХ, алты шәхси эшкуар һәм 15 үзмәшгуль бар. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүе, сәүдә, автохезмәтләр һ.б. белән шөгыльләнәләр, эш урыннары булдыралар, төзекләндерүгә ярдәм итәләр, халыкның иминлеген үстерүгә булышлык итәләр.
Халыкның шактый өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыклар тота һәм аларны үстерүгә акча кертә. Быелгы 9 ай эчендә ярдәмче хуҗалыклар буенча инвестицияләр күләме 9,6 млн. сум тәшкил итте, бу 2025 ел дәрәҗәсеннән 1,4 млн. сумга югарырак. Мондый уңай динамика халыкның үз хуҗалыкларын үстерүгә һәм матди-техник базаны ныгытуга кызыксынуы артуын күрсәтә.
117 хуҗалыкта 229 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 133 савым сыеры), якынча 200 баш сарык һәм кәҗә, 11 ат, 27 умарта гаиләсе бар.
Быел хуҗалар 1 млн. сумнан артык күләмдә дәүләт ярдәме алдылар.
Болар барысы да җирлекнең социаль-икътисади үсешенә уңай йогынты ясый һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырта.
Махсус хәрби операция кысаларындагы чаралар

Акъяр җирлегеннән хәзерге вакытта ике кеше махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итә, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.
Авыл халкы гуманитар ярдәм (маскировка ятьмәләре, азык-төлек, гигиена әйберләре, дарулар һ.б.) җыю һәм җибәрүдә актив катнаша.
Киләчәккә бурычлар
Өстенлекле юнәлешләр арасында җирлек башлыгы шәхси хуҗалыкларны үстерү, авылны төзекләндерүне дәвам итү, үзара салым чараларын гамәлгә ашыруны атады.
Район башлыгы Егор Тарнавский шәхси хуҗалыкларны үстерү секторындагы уңай динамиканы билгеләп үтте (җирлек халкының эшлекле активлыгы районда иң югарыларның берсе), Дамир Садретдиновка тотрыклы эше өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.
Нет комментариев