Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хәерле юл, игенчеләр!

Район игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. "Нурхамәтов З.М." КФХ-да атна башында арышның беренче гектарлары урдырылса, "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да беренчеләрдән булып ашлык суктыруга керештеләр. Бу көннәрдә инде барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшләренә кереште.

Районда барлыгы 55,2 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар урып-җыясы, шуның 16 мең гектары арыш һәм көзге бодай, 19500 гектары сабан бодае, 12500 га - арпа, 2500 га - солы, 1200 га - борчак, 3200 га - бөртеккә кукуруз, 200 га - вика һәм 130 гектар карабодай.
Комбайннарның техник яктан әзерлеге начар түгел, алар бар да кадрлар белән тәэмин ителгән. Урып-җыю чорында комбайннарның герметиклыгына аеруча игътибар итү сорала, аларны янгынга каршы саклау чаралары (ут сүндергечләр, комлы әрҗәләр һ.б.) белән җиһазландыру да кирәк. Бу урып-җыю чорында бәла-каза булмасын өчен эшләнә.
Хәзер игенчеләр өчен иң киеренке чор һәм кыска срокларда бөртеклеләрне җыеп алу өчен барлык комбайннарны да эшкә җигәргә кирәк. Белгечләр мәгълүматлары буенча, урдырылмаган бөртеклеләр көн саен 2,5 - 3% ка чаклы дым югалта һәм, югалтуларны булдырмас өчен, аларны оптималь срокларда җыештырып алырга кирәк.
Район хуҗалыкларында 86 комбайн бар, ә урып- җыеласы мәйдан - 55,2 мең гектардан артык һәм бу бик зур мәйдан.
- Бер комбайнга йөкләнеш район буенча 678 гектар, кайбер хуҗалыкларда ул 900 гектарга кадәр җитә диярлек, - дип сөйли район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов.
- Шуңа күрә игенчеләргә ярыйсы гына үстерелгән уңышны оптималь срокларда җыеп алу өчен матур көннәрдә эшләп калырга кирәк.
Кайбер хуҗалыкларда ындыр табакларын, үлчәүләрне, киптерү һәм сортларга аеру агрегатларын әзерләү буенча хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр бар әле - яңа уңышны кабул итүгә аларны да тулысынча әзерләргә кирәк.
Р.S. Без "Вәлиев Ф.Р." КФХ кырларында булдык, монда көзге культураларны суктыруга беренчеләрдән булып керештеләр. Арыш кырында ике комбайн эшли - Михаил Завалишин теземнәргә салуда, ә Михаил Козырев - суктыруда.
- Намуслы һәм тәҗрибәле механизатор, бездә 9 нчы ел эшли, - ди аның турында Фәргат Вәлиев. - Уҗымнар бездә 250 гектар мәйдан били, бүген - иртәгә арыш суктыруны төгәллибез, уңыш гектарына 34 ц чамасы чыга. Көзге бодайны суктырып караганда гектарына 39 ц уңыш күрсәтте.
Сабан культуралары хуҗалыкта 200 гектар мәйдан били - алар да мул уңыш вәгъдә итә. Азыклар хәзерләүнең барышы турындагы соравыма җавап итеп КФХ башлыгы печәннең 2015 елдагыдан ике мәртәбә күбрәк әзерләнүен әйтте, хәзер республика программасы буенча силос чокыры ясала (1000 тонна балчык кайтартылган), силоска 90 гектар кукурузлары бар (массасы бик әйбәт күренә - биеклеге метр ярымнан артык), терлекләрне тук кышлатуга ышанычлары ныклы.
Бүген хуҗалык сөтне узган елгы дәрәҗәдән 250-300 кг-га күбрәк сата һәм яхшы сыйфат белән.
- КМС заводы сөт өчен исәп-хисапны үз вакытында ясый, безгә 1 млн. сумнан артык акчаны хәтта аванс итеп тә бирделәр, без аны ферманы капиталь ремонтлауга һәм силос чокыры төзелешенә тотабыз, - ди Фәргат Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев