22 июль 2016 яңалыклары
-
Бала тудыру бүлеге ябыламы?
Соңгы араларда, Яңа Чишмәдә РҮХ-дә бала тудыру бүлеге ябыла икән, дигән имеш-мимеш хәбәр таралды. Хәлгә ачыклык кертү өчен без РҮХ баш табибы Ришат Билаловка мөрәҗәгать иттек.
-
Хәерле юл, игенчеләр!
Район игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр. "Нурхамәтов З.М." КФХ-да атна башында арышның беренче гектарлары урдырылса, "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да беренчеләрдән булып ашлык суктыруга керештеләр. Бу көннәрдә инде барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшләренә кереште.
-
Миңниса әбинең иҗади табигате
Без сезгә Чаллы Башы авылында яшәүче, 1 июльдә 90 яшен тутырган озын гомерле Миңниса Мотыйгулла кызы Дәүләтшина турында сөйләргә вәгъдә иткән идек.
-
Картлык та шатлык
16 июльдә Архангел Бистәсендә яшәүче Ершова Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Озын гомерле булуның сере нидә соң? Бу сорауга җавапны үзе дә белми. Язмыш аны ныклыкка бер генә тапкыр сынамаган, ул әле яши һәм булдыра алганча эшли.
-
Татлы бәйрәм
20 июльдә яңа күңелле бәйрәм - Халыкара Торт көне билгеләп үтелә башлады. Яңа Чишмәнең РМЙ каршындагы мәйданда да шушы бәйрәм оештырылды, дип хәбәр итте редакциягә РМЙ методисты Ләйсән Шәйхетдинова.
-
Кабул иткәндә күп сораулар уңай хәл ителә
Һәр атна саен сишәмбе көннәрдә министрлыклар, район җитәкчеләре һәм "Бердәм Россия" партиясеннән барлык дәрәҗәдәге депутатлар шәхсән кабул итүләр (халыкны) үткәрә.