Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Колхоз һәр авыл үсешенә эз салды

Колхоз чоры Рәсәйдәге һәр авыл үсешенә эз салды һәм бу берничә буын кешеләренең язмышына кагылган әлеге авыллар тарихында уникаль катлау. Бүгенге язмабыз Ленино авылы колхозлары турында.

Беренче "Рассвет" авыл хуҗалыгы артеле 1928 елда оешкан һәм беренче рәисе итеп М.С. Сидоров сайланган. 1934 елга колхоз, соңрак аны артельләр дип атаганнар, 85 йорт хуҗалыгыннан торган.
Авылда элек-электән крестьяннар байтак мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итеп (сөрүлек җирләрне, көтүлекләрне, печәнле болыннарны межалау, янгынга каршы мәсьәләләрне хәл итү һ.б.) община булып яшәгәннәр. Авылдагы әлеге тормыш тәртибе яшь совет дәүләте тарафыннан хуҗалык итүнең коллектив формасын кертү өчен уңай җирлек булган.
Авылда колхозлар барлыкка килү белән тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары да күренә башлаган, аларны ялгыз хуҗалыкчы хуҗалыгы гына сатып ала алуы ай-һай икеле. Акрынлап агрономия, зооинженерия, ветеринария үсеш ала башлаган, хезмәтне оештыруның яңа формалары кертелгән, мисал өчен, кырчылык һәм терлекчелек хезмәтен бүлү (аеру). Моннан тыш, авылда интеллигенция вәкилләре һәм хуҗалыкта административ вазыйфалар саны арта башлаган, әйтик, бригадир, ферма мөдире, бухгалтер, хисапчы һ.б.
Авылда колхозлар пәйда була башлагач (безнең очракта Ленинода) күп нәрсәләр беренче тапкыр барлыкка килгән: беренче колхоз тимерчелеге, беренче атлар абзары, беренче трактор, беренче ферма, ә алар белән беренче механизатор, беренче тимерче һ.б. 1948 елда Шушмада якын-тирәдәге колхозларга хезмәт күрсәтү өчен хәтта ГЭС та төзелгән (ул 1961 елда кыска ялганыш нәтиҗәсендә янган, чөнки агачтан корылган булган).
1935 елдан 1953 елга чаклы Ленинода В.А. Тихонов колхоз рәисе булып эшләгән. Ул сугыш алды, авыр сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар була. Колхозда өч бригада булган, алар бер -берсе белән хезмәт ярышларында көч сынашканнар. Авыр кул хезмәте дә байтак булган, әмма колхоз яшьләре эшкә җырлап барган. Хезмәт рекордлары да куелган, мисал өчен, Иван Дубровин кул белән көненә берәр гектар борчак урып алган.
1953 елдан соң колхозларны эреләндерү башлана. Башта Ленино һәм Югары Никиткино авыллары колхозларын берләштерәләр һәм тиздән Горшково һәм Покровка авыллары колхозларын кушалар. Сталин исемендәге колхоз барлыкка килә. Югары Никиткино эреләндерелгән колхозның беренче бригадасы, Ленино - икенче, ә Горшково өченче бригадасы була. Ә өч дистәләп йорты булган зур булмаган Покровканы "перспективасыз" авыл язмышы көтә, һәм 60 нчы еллар азагына Ленинога аның соңгы кешесе күченә.
Ленино колхозның үзәк усадьбасы була. Берләштерелгән хуҗалык рәисе итеп Югары Никиткинодан С. Хәмәдиев сайлана. КПСС ның XX съездыннан соң 1956 елда Сталин исемендәге колхозның исемен алмаштыралар, аны "Советская Татария " дип атыйлар. С. Хәмәдиев урынына 60 нчы еллар башында Г.Г. Җаббаров килә, ул хуҗалык үсешенә саллы өлеш кертә. 60 нчы еллар азагыннан башлап колхоз белән Зирекле авылы кешесе Ф.М. Нуруллин җитәкчелек итә. Әмма шулай ук аны да , Г.Г. Җаббаров кебек үк, югарырак урынга күчерәләр.
1973 елда рәис итеп моңа чаклы хуҗалыкның баш агрономы булган Д.К. Әшраповны сайлыйлар. Ул Чистай районында иң яшь колхоз җитәкчесе була. Дилшат Кәшби улы хуҗалыкның матди базасын ныгыту һәм авылда социаль инфраструктура булдыру эшен дәвам иттерә. Заманча машина-трактор остаханәсе, яңа товарлыклы - сөтчелек фермасы, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты, административ бина (анда колхоз идарәсе, авыл советы һәм почта, янгын сүндерү депосы урнаша) төзелә. Шулай ук бу елларда Ленинода универсам, кафе, заманча балалар бакчасы, колхозчылар һәм яшь белгечләр гаиләләре өчен торак йортлардан торган тулы бер урам пәйда була, Җиңү паркы ясала.
Колхоз төрледән-төрле продукция җитештерә. Эш барысына да җитә. Игенчелектән тыш, колхозда сөтчелек фермасы, дуңгыз, сарык, кош-корт фермалары, яшелчә бакчасы була. Бар җирдә дә кешеләр намус белән фидакарь хезмәт куялар.
Барлык авыл хуҗалыгының нигезе - ул кырчылык. Бу - икмәк кенә түгел, ә икенче тармак - терлекчелек өчен фураж да, азык та. Почет билгесе ордены кавалеры Д.А. Филиппов, М.И.Алешин, Д.М. Зайцев, Д.И. Демидов, И.А. Арбузов, М.С. Карташов һ.б. бик күпләрне зур хәрефтән игенчеләр дип атарга мөмкин. Язын алар, тракторчылар булып эшләп, чәчү чәчкәннәр, җәйләрен бөртек җыю комбайннарында уңыш җыйганнар, көзен туңга җир сөргәннәр, кышын төрле эшләр башкарганнар - юлларны чистартканнар, азык ташыганнар һ.б. Иң кызу урак өстендә комбайнчы ярдәмчеләре булып аларның үсеп килүче балалары эшләгән.
Колхоз төрле яктан үсеш алган инфраструктура белән зур бәйләнештә булган.
Комплекслы бригадалар белән иң авторитетлы кешеләр җитәкчелек иткән. Бригадирларның кырчылык буенча урынбасарлары булган, аларны гади генә итеп хисапчылар дип атаганнар. Теләсә кайсы зур оешмадагы кебек үк, аларның да үз бухгалтериясе булган.
Колхозда тимерче алачыгы, токарь, эретеп ябыштыру, аккумулятор цехлары, агач әйберләр ясау остаханәсе белән көчле ремонт эшләре базасы да булган. Колхоз электриклары бик тырышып эшләгәннәр, җирле радио сөйләп торган.
Колхоз тегермәне, шулай ук балта осталары бригадасы белән пилорама эшләгән, алар ел саен сыер абзарлары биналарын ремонтлаганнар, җәйге киртә абзарлар әзерләгәннәр. Урманда ике колхоз умарталыгы урнашкан, алар умартачылар фамилиясе белән - Власов һәм Иванов... дип йөртелгәннәр. Авылның байтак кына колхозчылары үзләренең бөтен гомерләрен терлекчелеккә багышлаган (аларның берсе сыер савучы Г.П. Иванова производствода югары күрсәткечләре өчен ВЛКСМ ның 17 съездына делегат итеп сайланган). Алда санап үтелгәннәрнең барысы артында да армый-талмый хезмәт куйган,илнең аграр комплексын ныгытуга өлеш керткән гади авыл кешесе тора.
90 нчы елларда илдәге сәяси һәм икътисадый кризис колхозлар язмышына да йогынты ясамый калмаган. Дәүләт милкеннән шәхси милеккә күчү - хосусыйлаштыру процессы башлана. Бу - җәмәгать һәм коллектив милеккә дә кагылган, җирләрне пайларга бүләләр. Күпчелек колхозларда фермер хуҗалыклары, ҖЧҖ, ЯАҖ-ләр барлыкка килде. Һәр җирдә колхозлар бетерелде. Бу хәл безнең колхозга да кагылды. Башта "Советская Татария" колхозы өч өлешкә бүленде - " Тубылгытау" ( Тубылгы Тау авылы), "Рассвет" (Ленино авылы) һәм "Нижнекамскнефтехим" ярдәмче хуҗалыгы буларак "Шешма" совхозы (Горшково авылы).
2000 нче еллар башында инвесторлар килде һәм хәзер колхозлар беркайда да калмады.
Язманы Ольга
ИВАНОВА әзерләде.
Материалны Михаил
ДЕМИДОВ җибәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев