17 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Пенсия буенча сорауларыгыз булса - кабул итүгә килегез
2017 елның 24 ноябрендә сәгать 11 дә Яңа Чишмә районы РПФ бүлегендә пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүләр була.
-
Казан халкы яңачишмәлеләргә рәхмәт белдергән
Үткән шимбәдә безнең район эшмәкәрләре Казанның Яңа Савин районында ярминкәдә катнашты.
-
Уңай нәтиҗәләр бар һәм алар сөендерә
14 ноябрьдә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары социаль-куркыныч хәлдә буларак исәптә торучы гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышу өчен Волчья Бистәсендә булдылар.
-
Колхоз һәр авыл үсешенә эз салды
Колхоз чоры Рәсәйдәге һәр авыл үсешенә эз салды һәм бу берничә буын кешеләренең язмышына кагылган әлеге авыллар тарихында уникаль катлау. Бүгенге язмабыз Ленино авылы колхозлары турында.
-
Алимент түләүче хөкем ителгән
Алимент түләү буенча 200 мең сум бурычы җыелган Яңа Чишмә авылы кешесе хөкем ителгән.
-
Ленино чиркәвендә керәшен телендә гыйбадәт кылдылар
Ноябрь башларында Ленинода изге Дмитрий Солунский хөрмәтенә дини бәйрәм билгеләп үтелгән.
-
50 елдан соң күрешкәннәр
"Бәлки кем дә булса әсирлеккә төшүчеләр арасында үз туганнарын таныр" дигән язмада Ленино авылыннан Мария Алексеевна Карасева фотографиядә үзенең абыйсы Иван Иванович Карасевны танып алган.
-
Проблемалар акрынлап хәл ителә
Акбүре АҖ халкы арасында үзара салым акчасы җыюга карата: "Минем артык акчам юк", - диюче кешеләр дә бар. Бәхеткә, андыйлар аз. Әлеге авыл халкының калган 90%-ының да артык акчасы юк, шулай да алар үзара салымны түләргә кирәк икәнлеген дөрес аңлыйлар.