Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Министрның эш сәфәре

    19 июнь көнне Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында булып китте. Эш сәфәре барышында ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән вертолетта район кырларын, сабан һәм көзге культураларның торышын һәм азык хәзерләүнең барышын карап әйләнде. Аннан соң "Козлова М.И." КФХ территориясендә алар авыл хуҗалыгы...

    19 июнь көнне Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында булып китте.
    Эш сәфәре барышында ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән вертолетта район кырларын, сабан һәм көзге культураларның торышын һәм азык хәзерләүнең барышын карап әйләнде. Аннан соң "Козлова М.И." КФХ территориясендә алар авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре башлыклары һәм оешма җитәкчеләре белән очраштылар.
    Район башлыгы кыскача гына авыл хуҗалыгы җитештерүенең торышы белән таныштырды.
    Бөртекле сабан һәм көзге культуралар 60 мең гектарга якын мәйдан били, басуларда өлгереп килгән уңыш мул булырга охшап тора, һәр гектар җиргә 24 шәр кг тәэсир итүче матдә исәбеннән ашлама кертелгән һәм хәзер кайбер хуҗалыклар басуларны (яфрак) тукландыру белән мәшгуль.
    -Һәр җирдә азык хәзерләнә, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. -19 июньгә 7 мең тонна печән хәзерләнде, 8 мең тоннадан артык сенаж салынды (бу нисбәттән "Яңа Чишмә" а/ф, "Козлова М.И." КФХ, "Игенче" ҖЧҖ әйбәт эшли). Азык хәзерләү чорында барлыгы 40 мең тоннадан артык сенаж, 13-14 мең тонна печән (шәхси хуҗалыкларны да исәпләп) хәзерләнәчәк.
    Бер баш сыердан савып алынган сөт 15,6 кг тәшкил итә, көн саен район буенча 80 тоннадан артык сөт сатыла, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 4 тоннага күбрәк. Әмма, кызганычка каршы, сөтне сатып алу бәяләре үткән еллардагыдан 3 сумга түбәнрәк.
    -Сезнең район территориясе өстеннән очып үткәндә кырлар торышына карап мин сокландым, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. -Игеннәр һәр җирдә тигез чыккан, игенчелек культуралары да сөендерә, күпчелек кырлар чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртелгән. Болар бар да механизаторларның, белгечләрнең һәм җитәкчеләрнең намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Сездә яхшы уңыш алу һәм республикабыз амбарларын ашлык белән тутыруда үз өлешегезне кертү өчен мөмкинлек бар.
    Авыл халкына ярдәм булды, ул ярдәм бар һәм алга таба да булачак, хәзер республика районнары өчен 300 млн.сумлык икенче транш көтелә, дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
    Шәхси хуҗалыклардагы һәр сыер өчен 3әр мең сум субсидия бүлеп биреләчәк.
    Министр шулай ук техника сатып алу, силос чокырлары һәм фермаларга илтүче юллар төзү буенча җитәкчеләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде, хезмәттә уңышлар теләде.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: