24 июнь 2015 яңалыклары
-
30 ел элек без нәрсә турында язганбыз
1985 елның 22 июнендә чыккан "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында "Без өебездә кирәк" (авторы Г. Ибраһимова) мәкаләсе: "Без, Зирекле мәктәбен тәмамлаучылар, килешү буенча сыер савучы булып эшләргә калдык. Менә бер ел вакыт үтеп китте. Безнең алда юллар ачык, тик күбебез хуҗалыкта калырга булды, кайбер кызлар колхоз юлламасы белән укырга китәләр, ниятләре...
-
Айлык төгәлләнде
Шәхси эшмәкәрләрдән бурычларны түләттерү буенча айлык үткәрү барышында (18 майдан 19 июньгә чаклы) РПФ бүлеге суд приставы хезмәтләре белән берлектә 37 гә якын явыз нияттә түләмәүче кеше янында булды. Нәтиҗәдә 67 мең 400 сум акча җыелды, 3 мең сумлык милеккә арест салынды. Бурычлыларның хезмәт хакларыннан акча тотып калуга (21 мең...
-
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Сездән, районның чын патриотлары һәм үз район газетагызны ихтирам итүчеләр буларак, www. tatmedia.ru<http://www.tatmedia.ru сайтында тавыш бирүдә катнашуыгызны сорыйбыз. Сез аннан "Яңа Чишмә хәбәрләре" -"Шешминская новь" газетасы турында конкурс материалы эзләп табарсыз. Редакция газетаның 82 еллык тарихы һәм яшәеше турындагы мәкаләне "Татмедиа"ның "Легендар бренды" республика массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) конкурсына куйды....
-
Яңа Чишмәдә “Нечкәбил“
19 июньдә Яңа Чишмәдә "Нечкәбил-2015" ХI республика конкурсының икенче зона сайлап алу туры узды. Әңгәмәдә 10 хатын-кыз: Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Ютазы, Бөгелмә, Баулы һәм Яңа Чишмә районнарыннан вәкилләр катнашты. Моңарчы 15 июньдә Лаешта беренче тур узган иде, өченчесе - "Нечкәбил", ул балалы хатыннар өчен ачык конкурс, һәм...
-
Һәлак булганнарны искә алдылар
22 июньдә район үзәгендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә 74 ел тулуга багышланган митинг булып узды. Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде, безнең буын зур югалтулар бәрабәренә дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткән бабайларыбыз, әтиләребез батырлыгы белән горурлана, дип билгеләп үтте ул. Бу...
-
Талант иясе
Редакциядән: Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Китап сөючеләр өчен тагын бер яңалык. Газетабыз битләренә үзенең эчтәлекле, тирән фикерле язмалары һәм шигырьләре белән килеп кереп, тиз арада укучыларыбыз күңелен яулап алган Яңа Чишмәдә яшәп иҗат итүче Лилия Фәттахованың "Танырсыңмы?.." дип аталган ун бүлектән торган китабы (200 данә) дөнья күрде. Анда Лилиянең төрле елларда...
-
Министрның эш сәфәре
19 июнь көнне Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында булып китте. Эш сәфәре барышында ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән вертолетта район кырларын, сабан һәм көзге культураларның торышын һәм азык хәзерләүнең барышын карап әйләнде. Аннан соң "Козлова М.И." КФХ территориясендә алар авыл хуҗалыгы...