Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында сөт сатудан кергән табыш - 1,7 млн. сум

    Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 67,5 тонна сөт саталар. Югары майлылыкны (3,7 %) исәпкә алып, зачет авырлыгында сату 73,5 тонна тәшкил итә.

    Продукцияне сату 2019 ел дәрәҗәсенә карата 107 % тәшкил итә (4,4 тоннага күбрәк). «Агро-Основа» ҖЧҖнең Акъяр, Тубылгытау һәм Шахмай бүлекчәләрендә, «Архангельское», «Скоков А.А.», «Вәлиев Ф.Р.» КФХда күрсәткечләр яхшы.
    Сөт сатудан һәр көнлек керем 1 млн. 670 мең сум тәшкил итә, 1 кг продукциянең уртача бәясе – 24,70 сум, бу 2019 ел дәрәҗәсеннән 1,4 сумга артыграк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: