Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районының кайбер хуҗалыклары азык әзерләү белән начар шөгыльләнәләр

    Календарьда җәй уртасы һәм районның авыл хуҗалыгы оешмалары бу көннәрдә азык әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әмма, кызганычка каршы, барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында да әлеге эшләр оешкан төстә һәм көйле бара дип әйтеп булмый.

    Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 5 июльгә район буенча 10,4 мең гектардан артык күпьеллык үлән чаптырылган, шулардан печән - 5 мең га, сенаж - 5,1 мең га, яшел азыкка - 300 гектар. 6500 тоннага якын печән әзерләнгән, 27 мең тоннага якын сенаж салынган (ихтыяҗның 50%ы). Печән әзерләү белән «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Козлова М.И.», «Садыйков М. Х.», «Архангельское», «Зубов А. В.», «Козлов В. А.» КФХлары һәм башка КФХлар да яхшы шөгыльләнә диярлек.

    «Игенче» ҖЧҖ үзен сусыл азык белән тулысынча тәэмин иткән, сенаж салу эшләре «Агро-Основа», «Закрома» ҖЧҖләрендә, «Козлова М.И.», «Скоков Н.А.» КФХларында яхшы бара. Калган хуҗалыкларда сенаж салу белән шөгыльләнмиләр.

    Тулаем алганда, район буенча 1 шартлы баш терлеккә 10 центнерга якын азык берәмлеге ( ц. к. ед) әзерләнгән. «Игенче» ҖЧҖ (35.5 ц.к. ед.), «Козлов В. А.» КФХ (18.1 ц. к. ед.), «Закрома» ҖЧҖләрдә (15.8 ц. к. ед.) күрсәткечләр  уртача район күрсәткеченнән югары.

    Фермерлар - абыйлы-энеле Виктор һәм Александр Козловлар хуҗалыгында 180 баш МЭТ, шул исәптән 100 баш савым сыеры бар. Алар 750 тоннадан артык печән әзерләгәннәр инде, бу көннәрдә тагын 90 гектардан күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыялар. Димәк, тиешенчә кышлату тәэмин ителәчәк. 

    - Бездә барлык механизаторлар да намус белән эшли, - ди Виктор Козлов. -Алар арасында Михаил Грязнов, Денис Аверьянов, Александр Корнев һәм Андрей Козлов (Викторның улы - авт.искәрмәсе). Яңгыр яуган көннәрдә барысы да органиканы пар басуларына чыгару эшенә керешә.

     

    Быел яңгырлар күп булганга күпьеллык үләннәр мул үсә. Әмма кайбер хуҗалыклар печән әзерләргә, сенаж салырга ашыкмыйлар. Узган елдагы ачлы-туклы кышлату аларны бернигә дә өйрәтмәгән, күрәмсең?!

    -Кайбер җитәкчеләр һәм белгечләрнең тыныч халәтен һич аңламыйм, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. -Алар ни көтәләр соң? Бүген басуларда азык күп, күпьеллык үләннәрнең беренче катын инде җыеп бетерергә тиешләр. Яңгырлар еш яугач печән тагын күп булачак, дигән сүз, җыеп кына өлгер. Печәнне ел ярымлык запас  белән әзерләргә тырышырга кирәк.

    Узган кышлату чорында «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе Раил Вәлиуллин) кайбер хуҗалыкларга азык (печән, сенаж, салам) белән ярдәм иткән иде. Бүген дә ул лидерлар рәтендә - оешма тарафыннан 8000 тоннадан артык сенаж, 1 шартлы баш терлеккә 35 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән һәм азык әзерләү дәвам итә. Ә «Зубов А.В.», «Архангельское», «Скоков Н. А.», «Садыйков М. Х.»  КФХ кебек хуҗалыкларда, нибары 2,1-5,1 ц азык берәмлеге әзерләнгән (узган кыш нәкъ менә шушы хуҗалыклар азык җитмәүдән интеккән иде дә инде).

    -Бу бит сезнең үз бизнесыгыз, сез үз эшегез өчен янып торырга тиеш, - дип ассызыклады район башлыгы хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. - Сез аны алга таба үстерү һәм табышны арттыру өчен тырышырга тиешсез. Ә эшкә мондый караш белән яхшы күрсәткечләргә өметләнмәгез. Агробизнес белән шөгыльләнәсегез килмәсә, үзегезне, эшчеләрегезне азапламагыз, терлекләрне дә ашатмыйча интектермәгез.

    Бүгенгесе көндә терлекчелек продукциясе өчен ярыйсы гына акча түләнә, бу тармактагы эшне оста һәм оешкан төстә алып барганда яхшы табышка ирешергә була. Кызганычка каршы, кайбер фермерлар моны аңламыйлар, булганына канәгать булып, аңларга да теләмиләр.

    Бу көннәрдә барлык хуҗалыкларга да бөтен көчне азык әзерләүгә юнәлтергә кирәк, яшел масса җитәрлек, терлекләрне тиешенчә кышлатуны тәэмин итү мөһим.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: