7 июль 2022 яңалыклары
-
Иртәгә Гарәфә көне: бу көнне кылган догалар һәм изге гамәлләр өчен әҗер-саваплар күп тапкырларга арттырылып бирелә
Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән.
-
Җәй дәвамында «Мин матурлык эзләп йөрим...» автомарафоны барышында 18ләп концерт көтелә
Һәркем үз авылы, районы өчен тавыш биреп, әдәби-музыкаль десантны үзләренә чакыра ала.
-
Соңгы яфрак
Чулпан ӘХМӘТ
-
3 июльдә Акъяр авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтова Асия Хатыйп кызына 90 яшь тулды
Асия әби шушы яшендә дә гаиләнең терәге булып тора. Ул килене Рәисә белән инде 48 ел әни белән кыз кебек яши. Ә инде гаиләдәге - ике онык, оныкларының да хәләл җефетләре һәм балалары шәһәрдән кунакка еш кайталар.
-
Яхшы ашатсаң - сөтле дә буласың
Бүген хуҗалыкларда төп мәшәкать - терлек азыгы әзерләү.
-
Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли
Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.
-
Игътибар: геморрагик бизгәк
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (БСГБ) - тән температурасы күтәрелүгә, бөерләрнең, кан тамырларының һәм кайбер башка органнарның зарарлануына китерүче организмның гомум агулануы белән билгеләнүче бик авыр уза торган йогышлы чир.
-
Яңа Чишмә районының алдынгы терлекчеләре
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматларына таянып, без бүген 2022 елның 6 ай нәтиҗәләре буенча машина белән сыер савучы уңган операторларның исемнәрен атыйбыз.
-
Талпан энцефалиты нәрсәсе белән куркыныч?
Роспотребнадзор искәртә: талпан энцефалиты вирусы (ТЭВ) - үзәк нерв системасы зарарлануын үз эченә алган кискен йогышлы авыру. Авыруның нәтиҗәләре төрлечә: тулысынча савыгудан башлап гарип калу һәм үлемгә дә китерергә мөмкин.
-
Яңа Чишмә районының кайбер хуҗалыклары азык әзерләү белән начар шөгыльләнәләр
Календарьда җәй уртасы һәм районның авыл хуҗалыгы оешмалары бу көннәрдә азык әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әмма, кызганычка каршы, барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында да әлеге эшләр оешкан төстә һәм көйле бара дип әйтеп булмый.
-
Барлык яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын чакырабыз
8 июльдә кичке сәгать 6да Яңа Чишмәнең мәдәният һәм ял паркында бәйрәм концерты булып узачак.