Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яхшы ашатсаң - сөтле дә буласың

Бүген хуҗалыкларда төп мәшәкать - терлек азыгы әзерләү.

Җәйге чорда савым сыерларының рационы күбесенечә көтүлекләрдәге һәм сөрүлек җирләрдәге яшел конвейер үләннәреннән тора.  Яшел конвейер дөрес оештырылган хуҗалыкларда бер сыердан еллык савымның 50%тан артыгы алына, шул ук вакытта концентратлар да оптималь рәвештә кулланыла. Концентратларны исә саву вакытында алалар.

Үләннәрнең дымлылыгы бик югары. Ашала торган масса сыерның ашкайнату тракты буенча тиз уза һәм акрын үзләштерелә.

Шуңа күрә беренче мәлләрдә тупас азык (көненә 2-3 килограмм печән һәм салам), сенаж (бер баш терлеккә 5-6 килограмм) ашату зарур. Бу терлекләрдә ашкайнату процессын нормальләштерә һәм туклыклы матдәләр үзләштерүне, сөтнең югары продуктлылыгын һәм майлылыгын арттыруга ярдәм итә.

Үлән яхшырак һәм куерак булган саен, сыерлар аны күбрәк ашый, тизрәк үзләштерә. Сыерлар көненә 70-80 кг, ә югары продуктлылары - 100 кг үлән ашаса, югары савымга өметләнеп була.

Малларның көтүлектә тоз һәм  эчә торган сулары даими булырга тиеш. Җәй көне сыер тәүлегенә 40-50 литр су эчә, ә яшь сусыл үлән ашаса, аның тозга ихтыяҗы арта.

Бу киңәшләрне безнең фермерлар да үти, болар: «Игенче», «Закрома» ҖЧҖләре, «Козлова М.И.», «Нурхамәтов З. М.», «Гарифуллин И. И.», «Котов С. Е.», «Козлов А. Е.», «Шакиров А. Т.», «Вәлиев Ф. Р.» КФХлары.

Әмма, кызганычка каршы, теге яки бу сәбәпләр аркасында киңәшләрне үтәүдән баш тарткан хуҗалыклар да бар һәм аларга терлекчелеккә булган карашларын үзгәртергә кирәк.

Любовь Быстрова, район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча консультанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев