18 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Яшьләрне авылда калдыру – төп бурыч
13 гыйнварда Петропавел АҖ Советының киңәйтелгән утырышы булып узды, анда 2016 елгы эшләргә йомгак ясалды, 2017 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. 2016 елда Петропавел авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында АҖ башлыгы Светлана Дворецкая сөйләде. Беренче чиратта ул 2016 елның гыйнвар аенда узган гражданнар җыенында...
-
Барлык хуҗалыкларда да файдаланылмаган резервлар бар
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә 2016 елда терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Терлекчелектәге күрсәткечләргә тәфсилле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. МЭТ-нең баш саны 2016 елның 1 гыйнварына булган дәрәҗәдә саклап калынган, бүгенгесе көнгә...
-
Авыраучылар саны арткан
Районда суык тидереп авыраучылар саны арту күзәтелә, дип хәбәр итте безгә РҮХ баш табибы Ришат Билалов. - Бүгенгесе көндә ОРЗ буенча көнгә 3-4 чакыру теркәлә, яңа ел каникул көннәрендә чакыру күп булды, моны вирусны башка территорияләрдән ияртү белән аңлатырга була. Соңгы көннәрдә вируслы кискен сулыш юллары авырулары (ОРВИ) белән авырау...
-
Яңа билгеләнү
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы директоры әмере белән филиалның баш ветеринария табибы итеп Хәбибуллин Рафис Әсәдулла улы билгеләнде. Р.Ә. Хәбибуллин 1970 елда Тубылгы Тау авылында туган. Югары белемле, 1993 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе начальнигы булып эшләде. Өйләнгән, өч бала...