Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләрне авылда калдыру – төп бурыч

13 гыйнварда Петропавел АҖ Советының киңәйтелгән утырышы булып узды, анда 2016 елгы эшләргә йомгак ясалды, 2017 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. 2016 елда Петропавел авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында АҖ башлыгы Светлана Дворецкая сөйләде. Беренче чиратта ул 2016 елның гыйнвар аенда узган гражданнар җыенында...

13 гыйнварда Петропавел АҖ Советының киңәйтелгән утырышы булып узды, анда 2016 елгы эшләргә йомгак ясалды, 2017 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

2016 елда Петропавел авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында АҖ башлыгы Светлана Дворецкая сөйләде. Беренче чиратта ул 2016 елның гыйнвар аенда узган гражданнар җыенында яңгыраган халыкның үтенече ничек үтәлүе хакында хисап тотты. Болар:
Совет урамында яктырткыч фонарьлар урнаштыру - бу эш 2017 елга калдырылган; Чернобыль нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыга торак алуда ярдәм күрсәтү - үзе вафат булу сәбәпле бу мәсьәлә дә төшеп калган; элеккеге ФАП бинасына кешеләр урнаштыру өчен документларны рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү - объектив сәбәпләр аркасында аннан баш тартылган.
Сентябрь аенда узган җыенда АҖ халкы түбәндәге бурычларны куйган:
- Түбән урамда суүткәргечне (су агып яткан) төзәтү;
- Зиратка илтүче юлга вак таш түшәү;
- Ленин урамында лампочкаларны алыштыру (ремонт). Халыкның бу наказлары үтәлгән. "Зикеевский" чишмәсендә агачтан купель урнаштыру үтенече әлегә хәл ителмәгән кала, ул матди чыгымнар сорый.
АҖ башлыгы Петропавел Бистәсе һәм Андреевка авылларында яшәүчеләрнең үткәрелгән сайлауларда һәм референдумнарда актив катнашуларын билгеләп үтте. 2016 елның 18 сентябрендә җиденче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 607 сайлаучының 595-е катнашкан. Референдум үткәргәндә сайлау участокларына килүчеләрнең 98%-ы үзара салым кертүне яклап тавыш биргән. Былтыр дәүләт биргән ярдәмне кушып, үзара салым акчасы 184450 сум тәшкил иткән. Бу акчаларга урам яктырткычлар ремонтланган (20 мең сум), күпер-басмалар (148 мең сум), янгын гидрантлары (12 мең) ремонтланган, Андреевка авылында чишмә төзекләндерелгән һәм моңа 7 мең сум акча тотылган.
Республика программаларында һәм конкурсларда катнашу да авыл җирлеге проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. Әйтик,
- балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган;
- Звездная урамында юл полотнасы ремонтланган;
- сүсле-оптик кабель салынган.
Быел универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк һәм Петропавел Бистәсендә чишмә төзекләндереләчәк.
Авыл җирлеге территорияләрне, чишмәләрне төзекләндерү, яшелләндерү, урамнарны яктырту, авыл эчендә юлларны, суүткәргечне ремонтлау һ.б. эшләрне башкаруны дәвам итә.
Авылда чиркәү, социаль объектлар: ФАП, почта, клуб, китапханә, балалар бакчасы эшләп килә, бакчага 17 бала йөри, гәрчә авылда мәктәпкәчә яшьтә 54 бала булса да, быелгысы уку елында мәктәптә 1 сыйныфтан 9 сыйныфка кадәр 86 укучы белем ала.
(Ахыры 2 биттә)
АҖ башкарма комитеты субсидияләр, ШЯХ кредитлары алуда ярдәм күрсәтеп, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча актив эш алып бара. Шулай итеп, үткән елда халык тарафыннан чыгымнарның бер өлешен каплауга түбәндәге субсидияләр алынган: 3 яшьтән зуррак бияләр өчен азык сатып алуга - 6 мең сум; сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветеринар - профилактик чаралар үткәрүгә булган чыгымнарны каплауга - 16,2 мең сум; кәҗәләр асрауга алган субсидия 7 мең сум, бөртеккә - 267 мең сум, сөт саву аппаратларына - 48843 сум, ярминкәләргә бару чыгымнарына 3928 сум тәшкил иткән.
ШЯХ өчен планлаштырылган 8 кредитның нибары 6сы гына алынган, әмма монда үз сәбәпләре буенча кредитлар бирүдән баш тарткан банклар гаепле.
Хуҗалыкларда МЭТ саны кимүдә бу да сәбәп булып торгандыр. Алар үткән ел белән чагыштырганда 27 башка азрак калган, шул исәптә 23 баш сыер. Әмма дуңгызлар (+37), сарыклар һәм кәҗәләр (+13) саны арткан. Халык 752 тонна печән һәм 65 тонна салам әзерләгән. Петропавел АҖ халкында 22 трактор һәм 6 йөк автомашинасы бар.
Халык тарафыннан барлыгы 2654 ц сөт сатылган. Иң яхшы сөт тапшыручылар - Арсеньева Ирина һәм Белькова Елена.
Казанда үткәрелгән ярминкәләрдә ит сатуда Олег Поляков актив катнашкан.
Алга таба АҖ башлыгы 2017 елга төп бурычларны әйтеп узды:
Федераль, региональ һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру нигездә авылда тормыш сыйфатын яхшыртуны тәэмин итәргә;
Яшьләрне авылда калдыру өчен кредитлар бирү һәм торак төзелеше өлкәсендә тормышка ашырыласы программалардан максималь файдалану;
ШЯХ-ларда терлекләрнең баш санын саклап калуны тәэмин итү.
Светлана Дворецкая АҖ башкарма комитеты секретаре Галина Патрикееваның зур күләмле һәм күп көч таләп итә торган хезмәтен, шулай ук ветераннар, пенсионерлар, җәмәгатьчелек, хатын-кызлар Советларының, ДНД-ның яхшы эшләүләрен билгеләп үтте.
Аларның уңышлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: АҖ территориясендә үткән елда бер генә дә авыр җинаять кылу теркәлмәгән, бу хакта полициянең участок уполномоченные Рәис Гыйззәтуллин әйтте. Совет утырышында шулай ук ГТХМ-ның күзәтчелек органы начальнигы Илшат Госсаметдинов та чыгыш ясады, ул, АҖ территориясендә янгын куркынычсызлыгының барлык таләпләрен дә үтәргә тырышалар, тик авылда ялгыз яшәүче гражданнар (80 йортта) аерым игътибар таләп итә, диде.
Гомуми белем бирү мәктәбе директоры Наталья Быкова һәм Петропавел авыл Советы депутаты Николай Скоковларның докладларын тыңладылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында Петропавел мәктәбендәге проблемаларга һәм балаларның балалар бакчасына йөрешенә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды, авылда күбрәк ШЯХ ны үстерү белән шөгыльләнергә, шулай ук суүткәргечләргә хезмәт күрсәтү, чүп-чар чыгару һәм утильләштерү буенча ҖЧҖ булдырырга кушты. Авыл халкына Петропавел мәктәбендә укучыларны спорт комплексына, бассейнга һәм сәнгать мәктәбенә йөртү өчен транспорт мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәген әйтте, ә депутат Николай Скоков ягулык -майлау материалларына булган чыгымнарны каплаячагын белдерде.
Петропавел АҖ ның 2016 елдагы эшен уңай яктан бәяләгәч, авылның иң яхшы гражданнарын бүләкләү өлешенә күчтеләр. ФАП фельдшеры Валентина Быкова район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән билгеләп үтелде. Быел юбилярларны да хөрмәтләделәр: 60 ел бергә гомер иткән Екатерина Васильевна һәм Александр Максимович Скучаевларга, Нина Петровна һәм Григорий Иванович Быковларга җылы теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев